Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтачта сенаж хәзерләү 91 процентка үтәлгән

Кыш җитәр. Һава белән туенырлык булмасын.

Быел җәй район хуҗалыклары алдына 145200 тонна сенаж хәзерләү максаты куелган иде. 1 августка ул 131601 тонна хәзерләнде. Үтәлеш - 91 процент. «Кама», «Алга», «Сосна», «Маяк», «Сорнай», «Кызыл юл», «Активист», «Труд» хуҗалыклары планны күпкә арттырып үтәделәр. Әмма Тимирязев исемендәге хуҗалыкта ул - 52, Борнакта - 72, «Яңа тормыш», «Татарстан», «Арбор», «Якты юл» хуҗалыкларында 77- 79 процентка гына үтәлгән.
Печән 30000 тонна запасланырга тиеш булып, 1 августка 19540 тонна әзерләнгән. Аның 10920 тоннасы шәхси хуҗалыкларга бирелгән. Печәнне планлаштырылган кадәр хәзерләгән бер генә хуҗалык та юк. Тимирязев исемендәге, «Кызыл юл», «Яңа тормыш», «Уңыш», «Борнак» хуҗалыклары планлаштырылганның 93-80 проценты кадәр хәзерләгәннәр. Ә Тукай исемендәге, «Бөрбаш», «Маяк», «Дуслык» хуҗалыкларында 1 августка печән хәзерләү планы яртылаш та үтәлмәгән иде.
Районда бер шартлы терлеккә кимендә 28 центнер азык берәмлеге хәзерләү бурычы куелды. Җәйнең соңгы аена керүгә карамастан, бу җәһәттән эш мактанырлык түгел әле. 1 августка хәзерләнгәне 17,5 центнер тәшкил итә. Хуҗалыклар буенча караганда ул түбәндәгечә:
Алга
25,4
Кама
24,7
Сосна
21,8
Сорнай
20,9
Труд
20,2
Активист
20,2
Кызыл юл
19,8
Маяк
19,6
Дуслык
17,6
Яңа тормыш
16,1
Игенче
16,0
Бөрбаш
15,8
Татарстан
15,7
Тукай исем.
15,2
Якты юл
14,9
Уңыш
14,7
Борнак
14,6
Арбор
14,5
Смәел
12,1
Тимирязев исем.
10,9
Район буенча
17,5
Уракка төштек дип, берьеллык үләннәрне һәм күпьеллык үләннәрнең икенче катын чабып, терлек азыклары хәзерләүне берничек тә икенче чиратка куярга ярамый. Аяз, кызу көннәрне печән хәзерләү өчен дә файдаланып калырга кирәк.
Шәхси хуҗалыкларны да печәнле итү турында кайгырту зарур. Тукай исемендәге, «Алга», «Труд» хуҗалыкларында әле аларга өлешне бик аз биргәннәр. Ә менә Тимирязев исемендәге хуҗалыкны барысына да үрнәк итеп куеп була. Мал асраучыларга 1000 тоннага якын печән хәзерләп саткан.
«Яңа тормыш», «Якты юл», «Татарстан», «Арбор», «Кама», «Дуслык», «Игенче» хуҗалыкларында да 600әр тоннадан артык печәнне үзләрендә эшләүчеләргә өләшкәннәр.
Фото: http://www.lepel-kraj.by/?paged=2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250