Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтачта шәхси хуҗалыклардан сөт җыеп тапшыруны тәртипләргә алындылар

Сөт май комбинатында райондагы шәхси хуҗалыклардан сөт җыеп тапшыручылар белән зур сөйләшү булды. Аны район хакимияте башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин үткәрде. Комбинат һәм җирле үзидарә җитәкчеләре катнашты.

Төп тема: шәхси хуҗалыкларга тапшырган сөтләре өчен мөмкин кадәр күбрәк түләү. Сөт җыючыларга бу эш өчен чыгымнарга дип тотып калган өлешне киметергә кушылды. Чөнки берәүләр һәр литр сөт өчен 1 сум 50 тиен һәм артыграк та тотып калганда, икенчеләре 80-90 тиен һәм кимрәккә дә сыеша. Һәм мондый зур аерма сөт тапшыручы халыкта урынлы ризасызлык тудыра.
Ноябрь, декабрь айларында чыгымнар өчен һәр литр сөттән 1сум 20 тиеннән дә артык тотмаска күрсәтмә бирелде. Сөт җыючылар һәр айның 5нче числосыннан да калмыйча, җирле үзидарәләргә язмача яки электрон почта аша отчет тапшырырга тиеш. Монда тоткарлык булмасын өчен кабул итүче оешмалар сөт җыючылар белән исәп-хисапны вакытында ясарга бурычлы.
Сөт җыючылар да үз проблемаларын күтәрде. Халыктан сөт җыю һәм бу очрашуда күтәрелгән мәсьәләләр турындагы язма киләчәктә тулырак биреләчәк. Яңа ел башында сөт җыючылар белән тагын шулай очрашырга килешенде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250