Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтачта сөт күләме артты

Районның авыл хуҗалыгы тармагы җәйне уңышлар белән башлады!

Районның авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә сөт саву күләме арту күзәтелә. Хәзерге көнгә бер тәүлеклек савым 209 т. 600 кг.ны тәшкил итә. Узган елның шушы чорына алынган күрсәткеч белән чагыштырганда 4 т.600кг.га күбрәк сөт савыла. 
Иң күп аерма белән сөт җитештерүче хуҗалыклар арасында “Татарстан” җәмгыятендә 2 т. 100 кг.га күбрәк,. “Бөрбаш”та – 1т.700 кг., “Дуслык” һәм “Смәел” хуҗалыкларында - 1т.600кг.га, “Кызыл юл”да 1т.100кг.га артыграк сөт сауганнар. 
- Алга таба бу ирешкән уңышларны саклап калу һәм арттыру һәр хуҗалык җитәкчесенең төп бурычы булырга тиеш. Сөт - хуҗалык кассасына керүче төп акча чыганагы бит ул!" - дип басым ясады Рамил Нотфуллин киңәшмәдә.
Сөт күләменең артуы, билгеле инде, терклек азыгының сыйфатына һәм савым сыерларына яшел масса бирү белән бәйле. 20 хуҗалык арасында “Арбор” , “Активист”, “Дуслык”, “Яңа тормыш” һәм Тукай исемендәге хуҗалыктан кала барысы да терлекләрнең рационын сыйфатлы яшел азык белән баеталар. Әлеге биш хуҗалыкның да терлекләргә тиз арада яшел масса кайтарта башлауларын сорыйбыз. ​

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сөт җитештерү