Балтачта сыерларның да махсус шампуне һәм салфеткасы бар (фото)
Савылганнан соң абзарга чыккан сыерларның имчәкләренә күзем төште, алар матур алсу төстә иделәр. Бу хакта да сорамый кала алмадым. Савылганнан соң махсус эшкәртелгәнгә күрә шундый икән алар.
Барлыгы Бөрбашта 5 абзар бар. Шуның берсе мегаферма, 2 абзарда 268 баш каплаткан таналар тора, берсендә 2 айга кадәрле бозаулар, ә тагын берсендә 74 баш раздой группасы сөтлебикәләре һәм 90 сөт ташлаткан сыерлар тора. Ә Бөрбаш Сәрдегәнендә 370 баш 2 айдан югары үгезләр үстерелә. Аларда көнлек артым 800 граммны тәшкил итә.
Быел «Бөрбаш»лылар малларны 620дән 1000 башка арттыру максатын куйган. Нәселле маллар үстерүче хуҗалык буларак та уңышлы эшли алар. Узган ел тере авырлыгының 1 килограммы 240 сумнан 40 баш тана сатканнар. Ә ит җитештерүләре 2565 центнерны тәшкил иткән.
Без фермаларда йөргәндә барлык эшләүчеләр белән күрешеп бетә алмыйбыз, кемнеңдер сменасы туры килми, кемдер башка җиргә киткән була, ләкин җәмгыятьнең алдагы еллар белән чагыштырганда эше уңай якка бәяләнә икән, димәк бердәм команда бар һәм бу шуның нәтиҗәсе дигән фикеребез дөреслеккә чыга. Шуңа да мине язмыйча калдырганнар дип үпкәләмәсеннәр иде, әлеге очрашуыбыз соңгысы булмас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев