Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтачта терлек саны кимеми, бу яхшы хәбәр

Балтач районында терлек 965 баш санына артса...

Республика видеокиӊәшмәсендә агымдагы елныӊ ике аенда терлекчелек тармагы үсешенә анализ ясалды. Министр Марат Әхмәтов әйтүенчә, бүгенге көндә терлекләрнеӊ баш саны кимүенә юл куйган районнар нык уйланырга тиешләр, чөнки бу тармакта эшне көнләп-тәүлекләп үзгәртеп булмый, бары еллар буе даими алып барган эшнеӊ генә нәтиҗәсе уӊай була. Республиканыӊ төньяк районнары моны яхшы аӊлый һәм терлекләрнеӊ баш санын арттыру буенча тиешле чараларны күрәләр. Ә бу инде киләчәк үсешнеӊ ныклы нигезе, диде ул. Ике айда Балтач районында терлек 965 баш санына артса, күрше Кукмара районында бу сан 807. Шул ук вакытта Әгерҗе, Ютазы, Лаеш, Балык бистәсе районнары бу өлкәдә ифрат түбән дәрәҗәдә эшләгәннәре турында тәнкыйть фикерләре әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлекчелек