Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтачта Яңа ел алды ярминкәсе гөрләде(+фоторепортаж)

Ярминкәдә үзебезнең район авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, оешма-предприятие һәм  коллективлары, шәхси эшмәкәрләр белән беррәттән күрше-тирә  районнардан Кукмара, Арча, Питрәч районнарыннан һәм  Киров өлкәсеннән дә килгеп  сәүдә иттеләр.

Бүген - 23 декабрь көнне Балтач бистәсе үзәгендә һәм Чепья авылында Яңа ел алды ярминкәсе гөрләде. Ярминкәдә үзебезнең район авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, оешма-предприятие һәм  коллективлары, шәхси эшмәкәрләр белән беррәттән күрше-тирә  районнардан Кукмара, Арча, Питрәч районнарыннан һәм  Киров өлкәсеннән дә килгеп  сәүдә иттеләр. 

Яңа ел бәйрәме алдыннан уздырыла торган ярминкәләрне  райондашларыбыз көтеп ала. Алар нигездә ит, сөт-май ризыклары сатып ала. Шәхси хуҗалыгы белән торучы терлек асраучы хуҗалар арасында иртәдән үк килеп салам-печән,  ашлык юнәтеп куючылар да бар. 

Район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров ярминкә эшчәнлеге белән танышып үзләренең бәяләрен бирделәр.  Бәйрәм уңаеннан район мәдәният үзәге, район балалар сәнгать мәктәбе һәм үзәк китапханә хезмәткәрләре үзләренең чыгышлары белән ярминкәгә килгән  халыкның  күңелләрен күрделәр. 

 

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев