Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтачта язгы кыр эшләре гөрли.

Районда 10408 гектар уҗымның 8757 гектары тукландырылды, 5838 гектары тырмаланды. «Бөрбаш», «Маяк», «Смәел», «Кызыл юл» хуҗалыкларында бу эшләрне 5нче майга төгәлләделәр.

Әмма «Татарстан», «Труд» хуҗалыкларында тырмаланган мәйданнар бик аз әле. Бу мөһим агротехник чараны сузу иген уңышына тискәре йогынты ясаганың онытмаска кирәк.
Сабан культураларын чәчү өчен районда 42794 гектар җир хәзерлисе бар. 5нче майга ул 3322 гектар гына әзерләнгән әле. «Сосна»да хәзер бу эштә - 7, «Татарстан»да - 6, «Якты юл»да 5 агрегат эшли һәм аларда әзерләнгән җирләр дә күп. Җир эшкәрткәндә туфракны катоклауга аеруча зур игътибар кирәк.
5нче майга 985 гектар сабан культуралары чәчелде. «Кама» - 18б, «Дуслык», «Игенче» - 128әр, «Смәел», «Яңа тормыш» - 125, 122 гектарда чәчү үткәрделәр. «Татарстан», «Маяк», Тимирязев исемендәге, «Арбор», «Борнак», «Якты юл» хуҗалыкларында 5нче майга чәчелгән мәйданнар 53 - 20 гектар гына. «Труд» Тукай исемендәге хуҗалыкларда бу көнгә бер гектар да җир хәзерләнмәгән килеш. «Бөрбаш», «Алга», «Уңыш» чәчүне башламаган.
Бәрәңге утыртырга да әзерләнергә вакыт. Бу культураны игүгә кемдер кушкан өчен мәҗбүри итеп кенә караучы җитәкчеләр дә бар бугай. Юкса, инде орлыклык бәрәңгене яровайлаштырырга, корткыч бөҗәкләргә, авыруларга каршы эшкәртә башларга вакыт. Әмма «Игенче», Тимирязев исемендәге, «Кама», «Алга», «Арбор», «Борнак», Тукай исемендәге, «Уңыш» хуҗалыкларында бер тонна да бәрәңге яровайлаштырылмаган.
Язгы көн ел туйдыра, ди халык. Язгы чәчүне кыска срокта яхшы сыйфат белән үткәрү көзен мул уңыш булып кайтачак. Бу хуҗалык җитәкчеләренең, белгечләрнең эшне оештыру осталыгыннан, җаваплылыгыннан тора.
Мәгълүматлар 5нче майга, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынды.
Фото: http://54novosti.ru/region/2015/04/07/bolee-milliarda-rublej-otpravleno-na-podgotovku-k-posevnoj/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250