Балтачның кайсы хуҗалыклары сөтне күп сава? (+фото)
Хезмәттә нәтиҗәлек тырышлыксыз гына килми.
Районда көндәлек 310 тоннадан артык сөт җитештерелә, шуның 296 тоннасы дәүләткә сатыла. Узган елның шушы чорына булган күрсәткечләр белән чагыштырганда, дәүләткә сатылган сөт күләме 27 тоннага күбрәк.
Хуҗалыкларда көндәлек савылган һәм дәүләткә сатылган сөт муллыгы буенча караганда, сөтчелектә хезмәт күрсәткечләре үсештә, узган елгыдан югары. Тик шулай да, дәүләткә сатылган сөт күләмнәре узган елның шушы чорына булган сөт күрсәткечләреннән чигенке булган хуҗалыклар да бар. Мәсәлән, "Тукай исемендәге", "Активист", "Маяк", "Якты Юл" күмәк хуҗалыкларында бу юнәлештә бүгенге көнгә 3,7 – 2,1 центнер чигенеш күзәтелә. Шул ук вакытта "Кызыл юл", "Татарстан", "Смәел", "Яңа тормыш", "Игенче" хуҗалыкларында узган елның шушы чоры күрсәткечләре белән чагыштырганда 5,4 тоннадан алып 3 тоннага кадәр сөт дәүләткә күбрәк сатыла.
Хезмәттә нәтиҗәлек тырышлыксыз гына килми, ә көзге чорда терлекчелектәге җитештерүчәнлек дәрәҗәсенә дә, ашату рационына да, терлекләрнең торыш-тәрбиясенә дә аеруча нык игътибар һәм югары контроль таләп ителә. Уңышларга ирешү өчен максатчан эш алып бару, югары продуктны саклап калу юнәлешендә ныклап эшләү терлекчелек тармагында ел әйләнәсе актуаль бурычларның берсе булып тора.
Фотолар " Татарстан" хуҗалыгының 1600 башлык сөтчелек комплексыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев