Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтачта сөтнең бер литры өчен уртача күпме түлиләр?

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдим иткән мәгълүматлар буенча, авыл халкыннан көн саен 533,6 тонна сөт җыела.

Кышын гадәттә шәхси хуҗалыкларда сөт күләме кими, ә бәясе арта. Узган еллар белән чагыштырганда, бәяләр бераз тотрыкланса да, терлек азыгын кыйммәт бәядән юнәтүне исәпкә алсаң, барыбер аз түлиләр, ди халык. Сөткә кайсы районнарда нинди хак куелган? Без шул хакта белештек. 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдим иткән мәгълүматлар буенча, авыл халкыннан көн саен 533,6 тонна сөт җыела. Бүген республикада аның бер литры уртача 28,32 сумны тәшкил итә. Министрлыкта әйтүләренчә, бу – узган ел белән чагыштырганда 22,7 процентка күбрәк. Ләкин район белән район арасында аерма шактый зур. Әйтик, Балтач районында сөтнең бер литры өчен уртача 31 сумга якын акча түлиләр. Шул ук вакытта Кайбычта нибары 25 сум гына бирәләр.

– Халыктан иң күп сөтне дә балтачлылар җыя, – дип аңлаттылар Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында. –  Алар тәүлеккә 78 тонна сөт җыеп тапшыра. Арчада бу күрсәткеч – 40, Кукмарада 40,1 тоннаны тәшкил итә.

Кайбер районнарда сөт җыюның уртача бәяләре:

Балтач – 30,59 сум

Кукмара – 30,02 сум

Бөгелмә – 30 сум

Азнакай – 29,36 сум

Актаныш – 29,35 сум

Ютазы – 29 сум

Апас – 25,94 сум

Буа – 25,61 сум

Кама Тамагы – 25,45 сум

Кайбыч – 25 сум

Югары Ослан – 25 сум

Чүпрәле – 23,84 сум

 

Зөһрә Садыйкова

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сөт