Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтачта терлекчелек эшләре буенча гыйнвар аена нәтиҗә ясалды (фото)

Терлекчелек — мөһим тармак, биредә киңәшләшми, анализламый гына эшләп булмый.

Бүген район советының утырышлар залында терлекчелек эшләре буенча 2024 елның гыйнвар аена нәтиҗә ясау буенча киңәшмә узды.

Сөт саву күләмен 40 тоннага җиткергән Татарстан җәмгыяте, аның җитәкчесе Айнур Нотфуллинга сертификат тапшырылды.

Аннан соң, «Уңыш» хуҗалыгында үзгәртелгән терлек торагы буенча видеоролик күрсәтелде. Алга киткән сөтчелек технологияләре буенча Киров каласыннан килгән Обухов Юрий Викторович савым җиһазлары турында сөйләде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе белгече Хәлим Рәхимуллин терлекчелек эшләре буенча гыйнвар аена нәтиҗә ясады. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Исрафилов хуҗалыкларда ветеринар-санитария торышын анализлады. Авыл хуҗалыгында эшнең торышын район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәүс Нәбиуллин бәян итте. Барлык чыгышларны да тыңлаганнан соң, район башлыгы Рамил Нотфуллин терлекчелек тармагының гыйнвар аендагы эшчәнлегенә йомгак ясады.

Терлекчелек — мөһим тармак, биредә киңәшләшми, анализламый гына эшләп булмый. Җәмгыять, хуҗалык җитәкчеләре, терлекчелек белгечләре катнашында узган әлеге киңәшмәдә моның шулай икәнлегенә янәдән инанылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев