Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтачта умартачылар киңәшмәгә җыелды (фото)

Сәмигуллин Айдар крестьян-фермер хуҗалыгы төрле сортлы бал күргәзмәсен оештырды.

Авыл хуҗалыгы агрономнары, район умартачылары, авыл хуҗалы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән берлектә «Умартачылыкны үстерү һәм энтомофиль культураларны эшкәрткәндә химик агуланулардан бал кортларының һәлак булуына юл куймау» дип аталган киңәшмә уздырылды.

Энтомофиль культуралар кырларын чәчәк ату чорында төнге сәгать 22:00дән 2:00гә кадәр эшкәртү, пестицидлар һәм агрохимикатлар белән эшкәртү алдыннан умартачыларга хәбәр итү кирәклеге турында фикер алыштылар.Чыгышлар тыңланды.

Киңәшмә кысаларында район авыл хуҗалы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре тарафыннан бал дегустациясе конкурсы үткәрелде. Конкурста 8 умартачы катнашты. Катнашу өчен 8 бал үрнәге тәкъдим ителде. Киңәшмәдә катнашучылар бал дегустациясендә һәм иң яхшы тәм сыйфатлары өчен тавыш бирүдә катнаштылар. Конкурс тәмамланганнан соң тавыш бирү нәтиҗәсендә җиңүчеләр билгеләнде.

1 урын —Сәмигуллин Айдар
2 урын — Хафизов Илдус
3 урын — Гарифуллин Рафаил

Сәмигуллин Айдар крестьян-фермер хуҗалыгы төрле сортлы бал күргәзмәсен оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Умартачылык