Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бар да сәгатьләп үзгәрә

Чәчүне берничек тә сузарга, соңарырга ярамый. Көнләп түгел, сәгатьләп җир дымын да, сыйфатын да югалта...

15 май көнне Тимирязев исемендәге хуҗалык басуларында игенчелек буенча бу сезондагы беренче семинар үтте. Өч басуда булып, хуҗалык җитәкчеләре  көзге бодай, арыш басуларының торышы белән танышты. Хуҗалык җитәкчесе Булат Исрафилов, баш агроном Азат Ганиевлар үзләренең эш алымнары турында сөйләде, тәҗрибәләре белән уртаклашты. Семинар өчен әлеге хуҗалыкның сайлануы очраклы түгел. Биредә кышкы культуралар яхшы кышлаган.

– Дөрестән дә, 730 гектар көзге бодай, арыш басуларының бер өлеше дә бозылмады да, өстәп тә чәчәсе булмады, – ди Азат Ганиев. – Барысы да технологияне төгәл үтәү нәтиҗәсе дип саныйм. Без аларны күпьеллык үләннәрдән соң чәчүне отышлы дип таптык, орлыкларны чистартып, агулап чәчү, шулай ук күчмә фонд белән эшләү дә нәтиҗә бирә. Аннан соң без һәр басуның туфрагын алып, бодай, арышның төрле сортларын чәчеп карап, үзебезчә тәҗрибә үткәрәбез. Кайсы сорт тизрәк тишелә, ул басуга шуны чәчәбез, шул сортка өстенлек бирәбез. Бу да роль уйный.

Ә район буенча гомуми картина ниндиерәк соң? Кыр эшләре ничек бара? Отышлар, оттырышлар нидә? Ниләр эшләнә һәм нәрсә эшләргә кирәк? – Бу сорауларга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш белгече Мәсхүт Гарипов менә ниләр сөйләде:

– Район буенча алганда да уҗымнарның кышлавы начар дип булмый, әмма кайбер хуҗалыкларда сиплисе, өстәп чәчәсе аерым урыннар бар. Бу эшне без  әле чәчүләр беткәч эшләргә киңәш итәбез, чөнки вакыт кыса. Чәчүне берничек тә сузарга, соңарырга ярамый. Көнләп түгел, сәгатьләп җир дымын да, сыйфатын да югалта. Кызганычка, әлегә темплар без теләгән, көткән дәрәҗәдә түгел. Бөртекле сабан культураларының 63 проценты чәчелсә, гомуми чәчү эшләре әле яртылаш кына тәмамланган килеш. Шулай ук борчак, солы чәчү дә акрын бара. Чәчкән участокларны катоклауга да зур әһәмият бирергә кирәк. Әгәр мөмкинлек юк икән, аны бер яки ике көннән соң да катоклап була, әмма шул килеш калдырырга ярамый. Шулай ук бездә катоклы чәчкеч агрегаты иде дип кенә дә тынычланырга ярамый. Быел бер генә кат катоклап та булмый, кабат-кабат эшләргә кирәк. Яз бик тә үзенчәлекле булды, традицион технологияләрне онытырга, һәр басуга конкрет чаралар күрергә, билгеләргә кирәк. Без инде соңгы елларда авыр тырмаларны бөтенләй кулланмый башлаган идек, быел алардан башка булмый, хәтта уҗымнарга да шулар белән керергә кушабыз. Зябтан бушаган тырмаларны мөмкинлек булуга, күпьеллык үлән басуларын ике эздән кабат тырмалауга тупларга кирәк. Һич югы бер агрегатны бүләргә. Үткән ел күпьеллык үләннәрне орлыкка үстереп бетерә алмадык, быел кайсы басуны орлыкка калдырасын алдан-ала планлаштырырга, кат-кат тырмалап, катнаш ашлама яки микроэлементлар белән өстәмә тукландырырга да онытмаска иде.

Дәвамы  "Хезмәт" район7 газетасының 19нчы санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы чәчү