Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бар өлкәдә учет булмыйча... уӊыш булмый

Район буенча терлекчелек тармагына 4 ай нәтиҗәләрен ясаганда, күп кенә хужалык җитәкчеләренә кызарырга туры килде.

Алан авылында җыелган хуҗалык рәисләре, терлекчелек буенча белгечләр каршында чыгыш ясаган «Бөрбаш» күмәк хуҗалыгы рәисе Рафис Солтанов бу сүзләрне җиткергәндә, соӊгы вакытта җитештерүнеӊ һәр тармагында барган зур үзгәрешләр һәм даими уӊышларны күз алдында тотып әйткәндер. Бу хужалыкныӊ тотрыклы булуы, күрсәткечләрнеӊ үсүе, шул ук вакытта барлык чыгымнарны киметү буенча алып барган эше күпләргә үрнәк булып тора. Бу үзгәрешләр Алан авылында урнашкан терлекчелек комплексыныӊ эшендә ачык чагыла.

Район буенча терлекчелек тармагына 4 ай нәтиҗәләрен ясаганда, күп кенә хужалык җитәкчеләренә кызарырга туры килде. Киӊәшмәне алып барган район башлыгы Рамил Нотфуллин әйтүенчә, бер җирлектә, бер шартларда эшләп, бер хуҗалык үсештә булганда, икенчесенеӊ артка тәгәрәвен берничек тә аӊлатып булмый. Ә бит һәр җирдә эшләгән терлекчегә, механизаторга хезмәт хакын түлисе бар, аларныӊ да югары хезмәт хакы аласы килә. Бу турыда «Хезмәт» газетасы битләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев