Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бәрәңгенең төрлесе бар — шәмәхә, ак, сарысы (фото)

Районда нибары ике хуҗалык кына бәрәңге үстерә, «Татарстан» һәм Тимирязев исемендәге алдынгы җәмгыятьләр. Бу атна башында «Татарстан» җәмгыятендә булып, бәрәңге уңышы белән кызыксынып кайттык

«Татарстан» җәмгыяте 94 гектар җиргә бәрәңге утырткан. Узган елга караганда кимрәк, үткән ел 100 гектардан артык иде, моны безгә «куяр урын да, җыяр кеше дә бар, урнаштыру гына читенрәк» дип аңлаттылар.

11 сентябрь көнне Сабантуе асты дип йөртелгән басуда (балачакта яңасалавычлылар аргы як дип йөртә иде аны) Салавыч лицееның югары сыйныф балалары бик тырышып бәрәңге чүпли иде, аларга ярдәмгә Карадуган гимназиясе укучылары да килгән. Иртәнге сәгатьләрдә килеп, көндезге 2, 3 сәгатькә кадәр эшлиләр, шушы вакыт эчендә парлашып 40,50,60 капчык чүпләүчеләре дә бар, әнә, бер Салавыч егете берүземә утыз капчыктан артык чүпләдем инде, ди, бер капчыгын үзенчә 25 сумнан исәпләп тә куйган. Уңыш бик әйбәт чыга, буразна тулы сап-сары, йодрык кадәрле йомры бәрәңге, аеруча да кала халкы яратып ашый торган — «Гала» сорты.

— Шушма да якын булгач, бу басуга су сиптердек, шуңа уңыш яхшы биредә, 360 центнер чыга, башкаларында 250-280 тирәсе, — ди «Татарстан» җәмгыятенең баш агрономы Фирдүс Хәкимов. — Бәрәңгегә бит аңа дүрт тапкыр бик яхшы яңгыр кирәк, утырткач та, ягъни май аенда ике мәртәбә, һәм август аенда ике мәртәбә шәп кенә яңгырларга эләксә, менә уңа инде бәрәңге! Быел бит, үзегез күреп торасыз, яңгырларга бай ел булмады.

Ә шулай да, укучылар чүпли торган бәрәңге эре, күзләрне куандыра, чүплисе генә килеп тора. Укытучы ир-егетләрне йөк төяүче итеп куйганнар, агроном Илназ Нәфыйков та биредә, укучылар тракторчы абыйлары казыттырып киткән бәрәңгене яңгырга кадәр җыеп бетерделәр. Әйе, Сәрдегән яны, яки кортлык янындагы басуга менеп бераз торуга яңгыр ява башлады.

Килгәч тә нык тузан иде, комбайнга кергән бәрәңгене чистартып баручы егетләр йөзләрен кап-лаган, күзләре генә күренә, тиз-тиз генә эшлиләр. Биредә 9 гектар мәйданга «Гала» сорты утыртылган, су тимәгән, тиешенчә яңгыр күрмәгән басу икәнлеге мәгълүм, уңыш чагыштырмача аскы басудан калыш. Бәрәңгене ике немец комбайны ала, берсендә Дмитрий Иванов, икенчесендә Рафил Каюмов. Дмитрий бәрәңге утырту буенча танылган Геннадий абыйның улы, әтисенең данлы эшләрен дәвам итүче. Рамир Идиятуллин, Ислам Ханнанов, Айнур Әсхәдуллин, Марсель Мөхәммәдиев, Мөхәммәд Әхмәдуллин, Ильмир Зарипов Нормада һөнәр лицеенда белем алучы егетләр, тузан уйный, яңгыр сибәли дип тормыйлар, үзләренә тапшырылган эшне тырышып башкаралар. Бәрәңгене шоферлар подвалга алып кайтып бушата, уңган-булган хезмәткәрләр аны биредә янәдән аралый, чистарта һәм бәрәңгеләр механикалаштырылган ысул белән подвал түренә кадәр барып «кунаклый».

«Татарстан» җәмгыяте «Гала» сортыннан кала, иртә өлгерә торган «Коломба» сортын 6 гектарда «Ривьера» сортын 2 гектарда, һәм тагын «Прайм» дигәнне 2 гектарда утырткан. Бәрәңгене Дмитрий Иванов утыртса, Азат Хәбибуллин эшкәрткән, Ришат Саттаров корткычларга каршы көрәшкән. Агрономнар Фирдүс Хәкимов, Илназ Нәфыйков белән Булат Юнысовның хезмәтләрен әйтеп тә торасы юк, агрономнан башка җирдә уңыш үсми.

«Татарстан» җәмгыяте бәрәңге алуны дәвам итә. Без килеп җәмгыять хезмәтчәннәренең, укучылар һәм укытучыларның хезмәтләрен яктырткан көн якты бер истәлек булып тарихка кереп калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы