Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Барлык хуҗалыклар да урып-җыю эшенә ныклап керештеләр

Маңгай тирен түгеп үстергән игеннәрне югалтуларсыз җыйнап алу төп бурыч булып тора.

Быел районда 29851 гектар мәйданда игеннәрне җыйнап аласы бар, бүгенге көнгә шуның 6700 гектары инде (23 проценты) сугылган, амбарларга 11700 тонна ашлык кайтарылган. Иң зур мәйданны арпа культурасы били – 10942 гектар, арыш – 5134, язгы бодай – 4600, көзге бодай – 3210, борчак – 3039, солы – 2751, вика – 170 гектар мәйданда. Уртача уңыш район буенча хәзергә һәр гектардан 17,4 центнерны тәшкил итә. Иң зур уңыш Тимирязев исемендәге хуҗалыкта, һәр гектардан – 22,7, «Татарстан»да – 20,2, «Кызыл юл»да 19,6 центнер ашлык җыела. Район җирләрендә бөр-теклеләрдән иң югары уңышны көзге бодай бирә. Бу елның-елында шулай. Кызганыч, күмәк хуҗалык агрономнары, җитәкчеләре бу культураның мәйданын арттыру турындагы тәкъ-димнәргә колак салмыйлар. Бу нәрсә, урыннарда күрәләтә торып ашлыкны ким җыеп алуга хисап тоталармы, әллә инде тиешле агротехник чараларны үтәүдән читләшеп, башка культуралар уңышы зур булуга өмет итәләрме?! Бу елда көзге чәчүгә керешкәнче  хуҗалыкларда бу мәсьәләгә тиешле игътибар бирелергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урып-җыю