Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Барысы да үскән булса...

Көзге чорда халык телендә йөри торган иӊ еш сүз - ул бәрәӊге мәсьәләседер. Шәһәрдәгеләрнеӊ авылга кайтуларыныӊ бу чорда ешаюы да күбрәк шуӊа кагыладыр.

Әһәмиятен зур икәнен аӊласак та, авыл халкы соӊгы елларда «йодрык кадәрле, йомры бәрәӊге»дән нигәдәр йөз чөерде. Хәер, моӊа сәбәпләре дә бихисап. Беренчедән, бил бөгеп, көрәк белән бәрәӊге казулар хәзер модада түгел шул. Булган бәрәӊгесен юнь бәядән сату да авыл халкы өчен бер баш бәласенә әйләнде. Авыл халкын тезләндергән колорадо коӊгызы турында әйтеп тә торасы юк. Бу дошманга каршы көрәшү өчен агулы химикатларга киткән акчага көз көне җитәрлек бәрәӊге алырга мөмкин булганын халык тиз аӊлады. Бакчаны сукалау, төбенә өю, тирес кертү һәм башка мәшәкатьләрен санасаӊ, дөрестән дә, базардан сатып алу күпкә отышлы була. Әмма беркем дә җитештермәсә, ул бәрәӊге базарга, кибеткә кайдан килер соӊ? Дөрес, алдагы елларда Мисырдан кадәр килгән бәрәӊгене кибетләрдән сатып алырга була иде, әмма аныӊ төсе дә, тәме дә башкача шул, халык кырылып алмады. Димәк, күп хезмәт сораса да, бәрәӊгедән башка булмый.

Соңгы еллардагы табигать капризлары, дәвамлы корылыклар гомер-гомергә бәрәңгене иң күп иккән безнең район хуҗалыкларын да сагаерга мәҗбүр итте. Бәрәңгегә ихтыяҗ булмау, сату-урнаштырудагы кыенлыклар, ахыр килеп, бәяләрнең тотрыклы булмавы, бәрәңге үстерү-сатуга махсуслашып килүче хуҗалыкларның да аңардан кул селтәвенә китерде. Әле бит сортлар белән даими эшләсәң дә, кайсына өстенлек биреп отасыңны-отыласыңны белә торган түгел. Корткычлар, авырулар да күбәйде. Кыскасы, әле кайчан гына иң рентабельле культура булган бәрәңге иң чыгымлыга әйләнде.

Бу юнәлештә районыбызда бәрәңге үстерүче хуҗалыклар санын санарга бер кулныӊ бармаклары җитә. Шуларныӊ берсе - Тимирязев исемендәге хуҗалык. Бу елда монда 38 гектар мәйданда бәрәӊге утыртылган, Чапшар янындагы 20 гектар басуда «Маделина» сорты, Нормабаш авылы янындагы 18 гектар җирдә «Венета» сорты игелгән. Моннан 20-30 еллар элек 200шәр гектар җирдә бәрәӊге үстергән хуҗалык өчен бу зур булмаса да, аннан бөтенләй баш тартмаганнар бит.

Бәрәӊге бүлбеләре утыртылганчы авыруларга каршы химик препаратлар белән агуланган. Рәт аралары җәй буена бер кат кына эшкәртелгән, әмма корткыч бөҗәкләргә каршы 3 тапкыр химик препаратлар сиптереп чыгарга туры килгән. Алдагы елда тамчылап дымландыру белән бәрәӊге иккән булсалар, бу елныӊ яӊгырлы булуын алдан күреп, ул ысулдан баш тартканнар. Бүгенге көндә «Маделина» сорты һәр гектрадан - 300, ә «Венета» сорты 230 центнер уӊыш биргән.
Көннәрнеӊ явымсыз булуы, бу эшкә тартылган хезмәткәрләрнеӊ тырышып эшләве нәтиҗәсендә «икенче икмәк» вакытында җыеп алынган. Тракторчылар Газинур Фәләхов һәм Раузит Нәҗмиев ике бәрәӊге алу комбайны белән эшне хәйран җинеләйткәннәр, аларга ярдәмгә шәхси «копалка»сы белән Нурислам Мәннапов килгән. Бәрәӊге казуныӊ барлык халыкны берләштерә торган әһәмиятле чара икәненә хуҗалык басуларында йөргәндә тагын бер кат инандык.
Хуҗалык идарәсе һәм авыл җирлеге, мәдәният учакларыннан, мәктәп һәм төрле балалар бакчаларыннан килгән хезмәткәрләр, Норма урта мәктәбе укучылары, хәтта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, район мәгариф идарәсе хезмәткәрләрен бәрәӊге бергә туплады. Хуҗалыкта бәрәӊге алуда катнашкан һәрбер кешегә олы рәхмәтебезне җиткерәбез, ди рәис Булат Исрафилов. Совет заманындагы кебек бер булып эшләгәч, авыр хезмәт тә җиӊеләя икән, моны бәрәӊге басуындагы һәрбер кеше тойгандыр, ди ул. Бүгенге көндә уӊыш белән бәрәӊге саклау подваллары тулган, хәйран гына уӊышны гаражларга вакытлыча урнаштырганнар. Көн саен 5-6 тонна бәрәӊгене килограммы 12 сумнан сатып баралар, күләмле сораучылар да бар икән. Әле алда ярминкәләр узасы бар, анда да сатыла торган төп товар - бәрәӊге. Шулай булгач, киткән чыгымнары гына капланыр әле. Хуҗалыкныӊ баш агрономы Азат Ганиевның бәрәӊге буенча алдагы елга күзаллавы белән кызыксынабыз. «Киләсе 2018 елда 60 гектар мәйданда бәрәӊге утыртырбыз, дип торабыз. Сортларыбыз шул калыр, бары репродукциясен яӊартырга уйлыйбыз, ди баш белгеч. Болай булгач, без яраткан бәрәӊге табыннардан өзелмәс, дип шатланыйк.

Районда быел нибары дүрт хуҗалык 250 гектарда бәрәңге үстерде, шуның 150 гектары «Татарстан» хуҗалыгында иде. Шушы көннәрдә аның уңышын җыеп алуны төгәлләделәр инде.

«Гала» һәм «Редскарлет» сортлы бәрәңгеләр елына күрә әйбәт кенә уңыш биргән. Дөрес, «Гала»ның мөмкинлекләре күбрәк, хуҗалыкта инде аны беренче ел гына үстермиләр. Үткән ел гына да рекордлы диярлек уңыш биргән. Быелгы уңышы гектарыннан уртача 200 центнер булган. "Бәрәңге быел да искиткеч күп яралган иде, авыруларга каршы да вакытында эшкәрттек, технологияне дә сакладык, тик барыбер бәрәңгеләр үсеп җитәргә атна-ун көн вакыт җитми калды. Барысы да үскән булса, уңышы 350 центнердан да ким булмый иде", - диләр хуҗалыкта. Ә менә «Редскарлет»лары быел да уртача 300 центнер уңыш белән сөендергән.

«Әлеге сортны без элегрәк тә үстергән идек инде, әмма ул сорт картайды, шуңа күрә быел Төмәннән 5 тонна элиталы сортын кайтарттык. Әле уңышы тагын да зуррак буласы иде, орлык өчен дип махсус кысып, бик куе итеп утырттык», - ди хуҗалыкның баш агрономы Алмаз Шиһапов.

Бәрәңгене өч комбайн (Геннадий Иванов, Зөлфәт Хәкимов, Дмитрий Иванов), өч казыгыч (Фәнил Миннемуллин, Рөстәм Әшрәфҗанов, Илсур Гарифуллин) ала. Белгечләр, мәктәп укучылары чүпли. Ярдәмгә Кече Лызи мәктәбе укучылары да килгән иде.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250