Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Барысы да 46ны бирсә”...

Хуҗалыкта бар булганы шушы дүрт комбайн икән. Элекке “Алан” җирләре дә кушылгач, ничек эшләп өлгерәләр икән, дип уйлап бетермәдем, сораулы карашымны күреп: “Әллә ничә еллар өчәү эшләделәр, алай да вакытында җыйнап алдылар.

Без килгәндә “Бөрбаш” хуҗалыгы паркында ике комбайн гына калган, алары да менә-менә кырга кузгалабыз дип тора иде. Чык кипкәнне көтүләре. Кырга чыккач та, җир башында бераз сабыр итәләр икән. Алдагы көнне сабан ашлыгын сугуны тәмамласалар да, әле кыр эшләре бетмәгән, ул көнне солылы вика сугарга әзерләнә иделәр.

Паркның түрендә торган “Акрос” комбайны хуҗасы Алмаз Корбангалиев белән сөйләшәбез. Энекәше Айрат Галимов белән эшләгән Алмаз. Быел өченче урагы булган. “Яшь чакта комбайнда, Илсур абый Мөхетдиновта ярдәмче булып эшләгән идем, аннан соң унтугыз ел “Беларусь”та эшләдем”, – ди. Быел уңыш көткәннән кимрәк чыккан, шуңа да, беренче елны – ашлык күп чыккан елны бик күңелле булган иде дип искә ала. Көне булганда тик тормадык, вакытында бетсен дип тырыштык, ди ул.

Парктагы икенче комбайнчы Камил Идрисов араларында иң тәҗрибәлесе икән. Комбайнда унберенче сезон гына булса да, утыз елдан артык шушы хуҗалыкта тракторчы ул (хәер, Алмаз да, комбайнын кышкы саклауга куюга, тракторга утыра. Барыбызда да икешәр-өчәр техника, без бик бай дип көлә егетләр). Унбер елда комбайннарның да төрлесендә эшләгән Камил: “Нива”, “Дон”, “Полесье”.... “Бер техникадан икенчесенә күчеп эшләгәндә, ияләнгәнче барыбер кыенрак була инде, шулай да иң озагын шушы комбайнга ияләштем, – ди ул. – Бу бит беренче чыккан “Полесье”лар... Әлләни уңайлыклары булмаса да, бер җаен алгач, эшләргә була...

Улы Җәмил белән алты ел бергә эшли икән Камил. Инде үзе комбайнны әтисе кебек өйрәнеп беткән мондый ярдәмчеләр булганда, билгеле, өлкәннәргә дә җиңелрәк. Шулай ук “Полесье”да эшләүче Нурислам Сабирҗанов, Илшат Нотфуллин да ярдәмчеләре Рәнис Мөхәрләмов, Рифат Гыйльмуллиннар белән килешеп, аңлашып эшли диләр.

Хуҗалыкта бар булганы шушы дүрт комбайн икән. Элекке “Алан” җирләре дә кушылгач, ничек эшләп өлгерәләр икән, дип уйлап бетермәдем, сораулы карашымны күреп: “Әллә ничә еллар өчәү эшләделәр, алай да вакытында җыйнап алдылар. Дүрт булганына өч кенә ел”, – диделәр.

–Кырдагыларыбыз бик тырышты, бөтен технологияне дә үтәдек, бер гектарга 70 килограмм тәэсир итү көче исәбеннән ашламасын да керттек. Тик яңгырларның булмавы бөтен хезмәтебезне җилгә очырды. Көтелгән уңышны үстерә алмадык, – ди баш агроном Искәндәр Гыйльметдинов.– Бездә бит башка хуҗалыкларда яуган яңгырлар да булмады. Яуганы да бит аның тиешенчә, җитәрлек түгел икән, файдасы юк дигән сүз. Кызганычка, уҗымнар да начар кышлаган иде, менә шуңа куйган хезмәтебезгә тиң нәтиҗәләр юк... Мондый еллар булды инде ул. Шөкер, киләсе чәчүгә җитәрлек орлыкны, күчмә фондларны да кертеп, шактый мул запас белән туплый алдык. Хуҗалыкта эшләүчеләрнең дә бер өлешенә ашлык бирелде. Озакламый икенче бригадага да биреләчәк. Төрле сортлар белән эшләвебез шактый коткарды. Мондый елда да әйбәт уңыш белән сөендергән культуралар булды. Әйтик, арпаның “Яромир” сорты гектарыннан 46 центнер уңыш бирде, “Раушан” дигән сортта уңыш 43 центнер булды. Солылар да начар булмады: 40-46шар центнер уңыш җыйнап алдык (бөтенесе дә шулай биргән булса дими, ни дисең?!). Әле комбайннарга эш бетмәде, орлыкка суктырасы үлән басулары, рапс бар. 488 гектарда көзге чәчү тәмамланды, салам җыйнап бетерәсе, туңга сөрүне тәмамлыйсы бар. 581 гектар кукурузны җыйнап аласы бар. Ул быел орлыкка өлгерми инде, әмма аннан салынган силос туклылылыгы ягыннан өметләрне аклар дип көтәбез.

–Соңгы елларда техникалар паркы шактый яңарды. Ел саен нинди дә булса техника, тагылма машина алырга тырышабыз. Быел, әнә, К-743 тракторы алган идек. 12 метр киңлектәге культиватор тагып эшләүче бу тракторга үзебез аммиак суы кертә торган җайланма да эшләдек, бик шәп булып килеп чыкты. Яз көне 700 гектар җир эшкәртсә, көзге чәчүгә дә җирне шушы трактор белән Илнар Гыйльмуллин хәзерләде, – ди баш инженер Альфред Нурмиев. – Быел тагын җылы гаражга зур ремонт үткәрелде.

–Ашлык быел бик дымлы кайтты, ындыр табагындагыларга бик авыр булды, – дигән иде Искәндәр. Баксаң, амбар мөдире Рөстәм Шәйхетдиновның бу вазифада беренче елы булган икән.

–Авырдан башласаң, азактан җиңел була ул, – дип көлемсерәде ул, беренче “чыныгуы” турында сорашкач. – Коллектив бик тырыш монда. Киптергечләр бик иске, күптәнге булса да, бөтен техниканы карап, ремонтлап, көен табып эшләтә алдылар. 30-31 ел элек корылган киптергечләр тәүлек әйләнәсе эшләде, машинистлар 12шәр сәгатьле ике сменада чиратлашты. Ашлык баштарак 35-38 процент дымлылык белән ашлык кайтса, соңгы вакытта күпкә кимеде. Ике киптергечтә тәүлегенә 300- 400 центнер ашлык киптерелде. Машинист-операторларыбыз Азат Әхмәтханов, Илгиз Фазлыев, Илнур Сабирҗанов, Латыйп Гайфуллин, Азат Зарипов, Мидхәт Нигъмәтуллиннар,төягечтә эшләүче Нәкыйп Дәминов, ЗИЛ машиналары белән ашлык күчерүче Риназ Галимов, Ирек Газизуллин, чистартуда эшләүче Сөләйман Сафиуллин, үлчәүдә эшләүче Сания апа Садыйкова, ашлык чистартуга вакытлы эшкә килүчеләр дә бик тырышты. Нәтиҗәдә дымлы кайтса да, ашлыкны вакытында урнаштырып бара алдык.

Менә шулай, үзенең үзгә мәшәкатьләре, өстәмә проблема-үкенечләре белән тагын бер урак үтеп бара. Югалту-оттырышлары күңелне “тырнаса” да, кырда, ындыр табакларында тырышып эшләгән кешеләр хезмәтен һич тә киметми алар.

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак өсте