Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Башкала кунаклары терлекчеләр бәйгесе шаһиты булды (+фото)

“Яңа тормыш” җәмгыяте базасында сыер савучылар һәм ясалма орлыкландыру технологлары ярышы үтте.

Бүген районыбызга эшлекле сәфәр белән Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хабипов, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев,Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев, “Россельхозбанк” җәмгыятенең Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудермәтова килде
Башкала кунаклары  “Яңа тормыш” җәмгыяте базасында узучы терлекчелек тармагы белән бәйле зур чара – сыер савучылар һәм ясалма орлыкландыру технологлары ярышында катнашты. Иң алдынгы сыер савучылар арасында 37 тапкыр, технологлар арасында 13 тапкыр оештырылучы әлеге ярышны гадәттәгечә өч өлештән үткәрелде, нәтиҗәләр буенча ике һөнәр ияләре арасында 3 төп җиңүче һәм әлбәттә хезмәт итү елларына карап иң яшь һәм иң өлкән хезмәткәрләр ачыкланды.

Технологлар арасында беренчелекне "Кызыл юл"дан Гөлнара Низамиева яулады. "Борнак"тан Илфак Фәләхетдинов - икенче, Тимирязев исемендәге җәмгыятьтән Светлана Мифтахова өченче булды.

Сыер савучылар арасында "Татарстан" җәмгыятеннән Гөлнар Ханнанова - беренче, "Дуслык"тан Анна Федотова - икенче, "Яңа тормыш"тан Рәмзия Әсхадуллина өченче призлы урын яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев