Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Башлангычлар яхшы, уңай нәтиҗәләр көтәбез (+фото)

Кемдер үз хуҗалыгындагысы белән чагыштырды, әле төзергә өлгермәгәннәр, ничек итеп тагын да уңайлы итеп төзү турында күңеленнән уздырды.

Моннан ике җәй элек хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре «Маяк» хуҗалыгында булып, Ор һәм Шеңшеңәр авыллары фермаларында колачлы төзелеш башланганына шаһит булганнар иде.

Терлек биналарын үзгәртү, азык кертүдә һәм аны бирүдә кул хезмәтеннән тулысынча баш тарту, сенаж, силос чокырларын бетон белән «төрү» эшләре башлангычы шул вакыттан дәвам иткән һәм бүген дә ул туктатылмаган. Хуҗалык буенча узган елда төзелеш өлкәсенә 30 миллион сум акча юнәлдерелгән. Киңәшмәгә килгән рәисләр һәм баш белгеләр иң элек Ор фермасында булып, терлек азыгы хәзерләү цехы эше белән таныштылар. 30 метр озынлыкта, 13 метр киңлектәге бинада терлек азыгына бүгенге таләпләрдән чыгып хәзерләү өчен бер миллион 500 мең сумлык җиһаз куелган. Бинасы белән бергә 4 миллион сумга төшкән бу бик тә кирәкле объектны караганда, кунаклар, бу үз-үзен кыска вакытта аклаячагы көн кебек ачык, дип фикерләшеп алдылар. Катнаш азыкны ташу чыгымнарын киметү йөзеннән шушындый ук азык хәзерләү цехы Шеңшеңәр фермасында 2019 елда эшли башлаган.

Шеңшеңәр фермасында үзгәрешләр «Маяк» хуҗалыгының соңгы елларда терлек-челектә тотрыклы үсеш белән атлавына бер дәлил. Бу фермада 96 метр озынлыкта, 28 метр киңлектә итеп салынган «родильный» һәркемдә кызыксыну уятты. Кемдер үз хуҗалыгындагысы белән чагыштырды, әле төзергә өлгермәгәннәр, ничек итеп тагын да уңайлы итеп төзү турында күңеленнән уздырды. 13 миллион сумга төшкән бу «родильный» киләчәктә сөт тармагын тотрыклы итәр өчен ныклы терәк булачагына ышаныч зур. Терлекчелекне тәрбияләүдә технологияне саклау йөзеннән Ор фермасында бер ел алдан эшли башлаган бу бина үзенең бик кирәкле икәнен инде раслаган.

Хуҗалык март аенда һәр көнне 95 процент товарлылык белән 3,8 процент майлылыкта 15 мең килограмм сөт сава, тәүлеккә 20 мең килограмм сөт саву чиген узуны монда беренчел максат итеп куялар. Шеңшеңәр авылында иң югары кунакларны кабул итәрлек яңа төзелгән ашханәдә җитәкчеләрне һәм белгечләрне тәмләп тамак ялгату да бу хуҗалыкның үсешкә юл тотканына инануны ныгытты.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлекчелек авыл хуҗалыгы