Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Басу-кырларда сезонлы эшләр бетеп килсә дә...

Узган атна ахыры табигатькә чын көзге һава торышы алып килде. Көзге чорның күрке булып бер айга сузылган әбиләр чуагыннаң соң яуган яңгырлар туфракка үз шифасын бирде.

Хәзер инде басу-кырларда игенчелек эшләре финиш сызыгында: хуҗалыкларда ел буена кинәнеп җитәрлек терлек азыгы тупланган, амбар хуҗалыклары мул икмәк уңышы белән тулыландырылган, димәк игенче-механизаторларыбызның еллык башкарган хезмәтләре нәтиҗәсе белән горурланып, җиңел сулыш алыр чаклары җитте.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек бүлеге җитәкчесе Ирек Галимов та 2020 ел игенчелек тармагы өчен шактый уңышлы ел булуын ассызыклады. “Илдәге вызгыятьнең шактый киеренке булуына карамастан, районыбыз күмәк хуҗалыкларында һәр хезмәт эш кешесенең сәламәтлеген дә кайгыртуны исәпкә алып, дөрес итеп оештырылды. Хезмәтчәннәр үзләре дә тиешле таләпләргә бик җаваплы карадылар. Шуңа күрә эш оештыруда да тоткарлыклар булмады. Һәр эшне: терлек азыгы әзерләүме ул, урып-җыю кампаниясеме, җир хәзерләү, көзге чәчүме – барысын да үз вакытында башлап уңышлы башкарып чыгуга ирештек. Бүгенге көндә районда 100 гектар чамасы кукуруз культурасын орлыкка сугып аласы бар. Һава торышы мөмкинлек бирсә, 2-3 көндә әлеге эшне дә тәмамлыйбыз. Күмәк хуҗалыкларда туңга сөрү эшләре дә быел оешкан төстә барды, бу мөһим хезмәттә дә тоткарлыклар сизелми. Зәпкә сөрүдә күпчелек мәйданнарда тирәнәйтеп эшкәртү ысулы һәм туфрак катламын әйләндереп эшкәртү ысуллары кулланылды. Бу исә туфракның уңдырышлылык дәрәҗәсен арттыруда һәм чүп үләннәре белән көрәшүдә бик эффектлы чара булып тора” - дип билгеләп узды районның баш агрономы.

Басу-кырларда сезонлы эшләр бетеп килсә дә, механизаторлар кул кушырып утырмый, күмәк хуҗалыкларның машина-трактор паркларында хезмәттән бушаган техниканы кышкы саклауга кую һәм ремонтлау эшләренә старт бирелде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча күмәк хуҗалыкларда бүгенге көндә 82 урып-җыю комбайнының 78е (4 комбайн кукуруз орлыгы сугуга җәлеп ителгән), 44 терлек азыгы әзерләү комбайннарының 39ы һәм эштән бушаган барлык төр агрегатлар кышкы сакланышка куелган. Тимирязев исемендәге, Сорнай, Бөрбаш, Якты юл, Алга күмәк хуҗалыкларында ремонт бригадалары оешып, инде тулы көченә техникаларны ремонтлау эшләре бара.

9 ноябрьдән 13 ноябрь көннәрендә республикада агросәнәгать комплекслары предприятиеләре арасында техникаларны кышкы сакланышка кую һәм машина-трактор паркларының авыл хуҗалыгы машиналары ремонтына әзерлеген тикшерү буенча конкурс старт алачак. Әлеге тикшерүләр елның-елында республиканың һәр районында уза. Конкурсның максаты техникаларның сыйфатлы сакланышка куелуын тәэмин итү, 2021 елгы язгы кыр эшләренә тулы әзерлеген оештыру. Конкурс нигезләмәсе буенча бөртек суктыру һәм терлек азыгы әзерләү комбайннары, чәчү комплекслары, туфрак эшкәртү техникалары, тагылма агрегатларның саклауга куелышы һәм төзеклеге, шулай ук машина-трактор паркларының торышы, технологик документлар комиссия тарафыннан аерым-аерым бәяләнә. Инде күмәк хуҗалыклар Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кисәтүе хакында да онытмасыннар һәм техника-агрегатларны сакланышка куйганда тиешле таләпләрне үтәсеннәр иде. Авыл хуҗалыгы техникаларын ябык биналарда яисә өсте ябулы урыннарда саклауны тәэмин итү кирәк. Аслыклар белән җиһазландырылган ачык урыннарга бары тик мәҗбүри консервация эшләре үткәрелеп, складта сакланырга тиешле булган состав өлешләре алынган һәм герметиклаштырылган техникалар гына куелырга тиеш.

Илзирә Гыймадиева
Кайтаваз радиосы журналисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көзге кыр эшләре