Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Басудагы түгел, амбардагы ашлык

Халкыбыз «басудагысы түгел, амбардагысы ашлык» дигән гыйбарәнең дөреслеген гасырлар дәвамында килгән тәҗрибәсенә таянып безгә җиткергән һәм ул әле дә зур кыйммәткә ия. Бүген дә районда амбар хуҗалыкларының яңа уңыш кабул итәргә әзерлеге күз угыннан төшми.

«Сорнай»да да бу эшнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнлеген аңлап, беренчеләрдән булып җиң сызганып эшкә керештеләр. Амбар хуҗалыгы җитәкчесе Рәфхәт Фазылҗанов инде бу җаваплы участокта 27 ел эшли.
Аның белән бергә 20 елдан артык хезмәт куйган Габдулла Сафиуллин, Габделнур Сабирҗанов, Рафаэль Җиһаншиннар бер-берсен сүзсез дә аңлап, булсынга дип эшлиләр. «Аларны өйрәтәсе юк, нәрсә кирәклеген үзләре белә», - ди Рәфхәт Фазылҗанов. Күмәк хуҗалык җитәкчесе Тәүфыйк Гыйләҗев та егетләргә ышана, аларның хезмәте турында бары уңай фикердә. Яңа уңышның, киләчәк чәчү орлыгының сыйфаты шундый ышанычлы кулларда булгач күңеле тыныч.
Олылар янында каникул вакытларында ярдәмгә килгән укучылар да, икмәк өчен көрәштә үзләреннән дә өлеш керүенә сөенеп, тырышып эшлиләр. Балтач урта мәктәбенең 9-10 сыйныф укучылары Рамил Газыймов, Рүзәл Дәүләтшин, Газиз Рәзыймов һәм Самат Камалетдинов инде икенче елларын шушында оператор Олег Закиров кул астында эшләп, тәҗрибә туплаганнар. Әти-әниләрен шактый әйбәт акча алып кайтып сөендергәннәр. Әле арзан бәядән ашлыгы да бирелүен исәпләсәң, начар түгел. Укулар башлангач икенче сменада эшләп, кырдан кайткан ашлыкны складларга тулысынча урнаштырып бетергәнче өлкәннәргә ярдәм итәләр, ди.
«Дуслык» күмәк хуҗалыгында да яңа иген уңышын кабул итәргә амбар хуҗалыкларында зур хәзерлек эшләре төгәлләнеп килә. Түнтәрдәге амбарда реконструкция үткәрелә. Орлыклык бөртек салу өчен яңа складлар ясыйлар.
«Маяк»та ашлык складлары капиталь ремонтланды. «Кама», «Кызыл юл», «Игенче», «Труд» хуҗалыкларында да амбар хуҗалыкларын яхшыртуга зур игътибар бирәләр. «Кызыл юл»да соңгы елда гына ашлык киптерү өчен көчле егәрлекле ике җайланма җиһазланды.
15 хуҗалыкта ашлык киптергечләр газга көйләнгән. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләреннән алынган мәгълүматларга караганда, «Татарстан», Тимирязев исемендәге, «Бөрбаш», «Сосна», «Яңа тормыш» хуҗалыкларында гына аларны эшләтү өчен рөхсәт алынган. Калганнарга да бу эшне шушы атнада хәл итәргә кирәк. Газ яга торган агрегатларда аттестация узган кешеләр генә эшләргә тиеш.
«Арбор» хуҗалыгында ашлык чистарту һәм киптерү буенча проблема туарга мөмкин. Тукай исемендәге хуҗалыкта чистарткыч агрегатлар белән хәл начар. «Уңыш»та барабанлы бер киптергеч белән генә ашлыкны ничек киптереп бетерерләр икән? Ярый ла көз коры килсә. Борнакта да бер ашлык киптерү җайланмасын эшләп бетерәселәре бар.
Вакыт көтми. Тиздән, бик тиздән урып-җыю кампаниясе башлана. Амбар хуҗалыкларын яңа уңышны кабул итәргә әзерләп бетерү бүгенге көннең иң мөһим бурычы булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250