Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бай тарихлы бәйге (+фото)

Үз хуҗалыкларында иң җитезе, өлгере булган сыер савучылар һәм терлекләрне ясалма орлыкландыру технологлары “Дуслык” җәмгыятендә көч сынаштылар

Сыер савучылар арасында бара торган бу бәйгенең тарихы бай. Ул инде 36нчы тапкыр үткәрелә. Бу ярышта җиӊүчеләр күптапкырлар республика күләмендә үткәрелгән бәйгеләрне оттылар, даими җиӊүчеләр сафында булдылар. Терлекләрне ясалма орлыкландыру технологлары арасында ярышлар исә 12 тапкыр үткәрелә. Терлекчелектәге уӊышларныӊ башы шушы һөнәр ияләреннән башлана, дисәк тә, ялгышмабыз.

«Дуслык» хуҗалыгында ярышларны үткәрүгә ныклап әзерләнгәннәр. Һәр юнәлеш буенча сынау алу, үткәрү өчен тулы мөмкинлекләр булдырылган. Бу ярышларда хөкемдар булып республикадан танылган белгечләрнеӊ катнашуы бәйгенеӊ югары дәрәҗәсен билгеләде. Ә инде ярышларныӊ нәтиҗәсенә килгәндә, барлык төр сынауларны уӊышлы үтеп, «Кызыл юл» күмәк хуҗалыгыннан Гөлназ Нотфуллина беренчелеккә чыкты. Гөлназ ярыш шартларыныӊ барлык юнәлеше буенча башкаларга үрнәк, 10 елдан артык сыер савучы булып эшләү дәверендә ул үз эшенеӊ остасы буларак танылды. Агымдагы елныӊ 4 аенда һәр савыла торган сыердан ул 4042 килограмм сөт сауган, барлыгы 2385 центнер сөт җитештергән. Икенче урында «Сорнай» хуҗалыгыннан Елена Петрова, өченчедә «Татарстан» хуҗалыгыннан Гөлнар Ханнанова.

Терлекләрне ясалма орлыкландыру технологлары арасында да бәйге кызу булды. Соӊыннан комиссия исәпләп карагач, иӊ күп балл җыеп, беренче урынга «Алга» хуҗалыгыннан Илнар Әхмәдиев чыкканлыгы билгеле булды. Икенчедә «Дуслык» хуҗалыгыннан Нина Петрова, өченчедә «Борнак»тан Илфак Фәләхетдинов. Терлекләрне ясалма орлыкландыру өлкәсендә иӊ яшь белгеч булып «Уӊыш» хуҗалыгыннан Фәннур Рамазанов танылды, ә «Терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча иӊ өлкән технолог» исеменә «Сорнай»дан Пантелеймон Петров лаек булды.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин бүләкләү өлешендә сөт җитештерүнеӊ терлекчелектә, гомумән, авыл хуҗалыгы тармагында иӊ мөһим урынны биләп торганын ассызыклады. Һәм районныӊ бу өлкәдәге зур уӊышларында шушы бәйгедә катнашучыларныӊ да өлеше бәһасез икәнен билгеләп, аларга рәхмәтен җиткерде. Җиӊүчеләргә район башлыгы Мактау кәгазьләре һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Рәсемдә сулдан-уңга: быелгы бәйгенеӊ җиӊүчесе Гөлназ НОТФУЛЛИНА («Кызыл юл» хуҗалыгы), Рүзилә ЗАРИПОВА («Кама»), Гөлнар ХАННАНОВА («Татарстан»), Гөлнур ЗИННӘТУЛЛИНА («Якты юл»), Юлия ИВАНОВА («Активист»).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев