Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Белгеч киңәше: сак булыгыз – амброзия!

Чит илләрдән һәм чит төбәкләрдән кайткан орлыкларга ияреп безнең өчен карантин объекты булган орлыклар да кайтырга мөмкин.

Чәчү вакытлары узды, яңгырлар явып, кояш нурлары җитәрлек булганда культуралы үсемлекләр тизрәк үсеп китә һәм уҗымнар белән бергә чүп үләннәре дә тиз арада үрчи. Чит илләрдән һәм чит төбәкләрдән кайткан орлыкларга ияреп безнең өчен карантин объекты булган орлыклар да кайтырга мөмкин. Бигрәк тә кукуруз, рапс һәм башка төрле орлыклар да амброзия, повилика дигән карантин чүп орлыгы ияреп кайттырга мөмкин.

Амброзия дигән үсемлек басуларны чүпкә батыра, хайваннар өчен агулану очраклары булса, кешеләр өчен поллиноз дигән аллергия авыруы китереп чыгарырга мөмкин. Хуҗалык җитәкчеләре, башка белгечләр вегетация чорында басуларны күзәтеп торырга тиеш. Чит-ят үсемлекләр күренгән вакытта “Россельхознадзор” идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Казандагы телефон: 88432776829.

Мөдәрис Фәттахов
дәүләт инспекторы.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы амброзия