Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бер «Бөрбаш» сенаж салды

Яңгыр яву сәбәпле, 17нче июнь көнне район хуҗалыклары терлек азыгы әзерләмәделәр. Бер «Бөрбаш» җәмгыятендә 188 тонна сенаж салдылар.

Механизатор Рәсим Мотыйгуллин, Ринат Корбанов «Полесье» комбайннары белән теземнәрне җыеп туратып төяп тордылар. Шоферлар Әнәс Насыйбуллин, Хәниф Рәхмәтуллин, Илдар Сабиров, Илдар Нурмиев, Рамил Дәминов әрҗәләре махсус күтәртелгән «КамАЗ» машиналарында түкми-чәчми траншеяга кайтардылар. Монда тракторчы Дамир Нурисламов «К-700» тракторы белән массаны таптатып тыгызлый. Тракторына көйләнгән агрегат белән берүк вакытта консервантлар да сиптерә. Шулай итеп бу хуҗалыкта тупланган азык запасы бер шартлы терлеккә 2,7 центнерга җитте. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 18нче июньгә районда 2,6 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. Калган хуҗалыклардагы эшнең барышы түбәндәге сводкада күренә.

Саннарда - 18нче июньгә бер шартлы терлеккә хәзерләнгән азык берәмлеге (центнерларда)

Кама 5,7

Активист 5,2

Кызыл юл 4,7

Арбор 4,2

Труд 3,6

Сосна 3,3

Сорнай 2,9

Дуслык 2,7

Аяз, матур көннәрдә җиң сызганып эшләп алган хуҗалыкларда азыкны яхшы ук әзерли алдылар. Ә менә түбәндә терлек азыгын уртача район күрсәткеченнән ким хәзерләүчеләрне күрәсез

Борнак 2,5

Тимирязев исем. 2,4

Якты юл 2,4

Татарстан 1,6

Яңа тормыш 1,5

Маяк 1,4

Игенче 1,3

Смәел 1,1

Алга 1,1

Уңыш 0,3

Тукай исем. 0,3

Фото: https://yandex.ru/images/search?text=%D1%81%D0%B5%D0%BD%D0%B0%D0%B6&img_url=http%3A%2F%2Fbaraholka23.ru%2Fupim%2F21674.jpg&pos=0&rpt=simage&_=1434703387837

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250