Бер эш тә чират көтми
Һава шартлары без теләгәнчә җылы, кояшлы булмаса да, әле салкын яңгыр сибәләп, әле җил дулап, вакыт-вакыт табигатьтә яз икәнен оныттырса да, районыбыз кырларында эш бер генә көнгә дә туктап тормый. Елдагыдан 5-6 көнгә соңарып барсалар да (әле бу гадәти килгән ел белән чагыштырганда), көзге культураларны, күпьеллык үлән басуларын тукландыруга март азагында чыккан елларны исәпкә алсаң, быел кырдагыларга никадәр кыенга туры килүен чамаларга була.
– Без уҗымнарны, күпьеллык үлән басуларын тукландыруга 23 апрельдә керештек. Быел сыек ашлама кулландык, «Туман» агрегаты белән сиптердек. Тукландыру, әлеге мәйданнарны тырмалау эшләре бетте инде. Туңга сөрелгән мәйданнарның да шактый өлеше тырмаланды. Һава торышы мөмкинлек бирсә, ике-өч көнлек эш калды, – ди «Татарстан» хуҗалыгының баш агрономы Фирдүс Хәкимов.
Башка хуҗалыклардагы кебек үк, биредә дә көзге арышлар әйбәт кышлаган, 150 гектар мәйданның бөтенесе дә бер дигән, ә менә 450 гектардагы көзге бодай басуларының 270-280 гектар тирәсен «сипләргә» туры килгән.
Бүгенге көндә хуҗалыкта чәчү эшләре уңышлы дәвам итә. Дөрес, әлегә үзләре эш темпыннан бик канәгать түгел. «Кызганычка, яңгырлар белән бүленергә туры килеп, темп тагын югала», – диләр. Хуҗалыкта 100 гектарда борчак чәчүне тәмамлаганнар, бүгенге көндә бодай, кукуруз, люцерна чәчү дәвам итә. Сабан культураларын чәчүдә иң югары күрсәткеч, елдагыча, куәтле «Джондир» тракторына тагылган чәчү комплексы белән ике сменада эшләүче Ришат һәм Рәфкать Саттаровларда. Алар ел да язгы чәчүнең 90 процентын башкарып чыга. «Татарстан» кырларында бүген барлыгы егермегә якын техника хезмәт куя. Бер эшне дә чиратка куймыйча, комплекслы алып барырга тырышалар. Шушы көннәрдә бәрәңге утыртуга керешәчәкләр. Быел аны биредә 120 гектарда утыртырга җыеналар. Нигездә «Гала» сорты, биш гектарда гына «Коломбо» сорты игеләчәк, диләр. Бүлбеләр әзер, җир әзерләү дәвам итә, туфрак җылынганны гына көтәләр.
– Кырда эшләүчеләрнең барысы да сыналган, үз эшен белеп, җиренә җиткереп эшләүче егетләр. Көне генә булсын, механизаторларыбыз сыната торганнардан түгел. Эш шартлары, кызыксындыру чаралары белән таныштырдык. Техникалар, тагылма машиналар да, елдагыча, бу чорга зур җаваплылык белән әзерләнде. Ашламалар, ягулык-майлау материаллары туплауда, бәяләр арту борчыса да, шөкер, үзебез куйган бурычларны үти алдык. Белгечләр, амбар хуҗалыгы коллективы да үзләреннән торганның барысын эшли. Шушы кадәр кешеләрнең куйган хезмәте җилгә очмасын, исән-сау эшләп, көзен әнә шул тырышлыклар бәрабәренә лаеклы уңыш белән сөенергә дә язсын иде, – ди хуҗалык җитәкчесе Айнур Нотфуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев