Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бер көндә ике парад (+фоторепортаж)

Бер-ике көн генә эссе булып торды, ә нәтиҗәсе иген басуларында инде күзгә ташлана, көз төсе җайлап кырларга иӊә. Димәк, ашыгырга кирәк. Районда бер көнгә ике җирдә комбайннар парады үткәрү шуӊа куелгандыр.

Моннан 4 көн элек Тимирязев басуындагы бодай 52 процент дымлылык күрсәтсә, бүген инде аныӊ дымлылыгы 30 процент. Башка басуларда да шундый хәл күзәтелә. «Татарстан» хуҗалыгы басуында «Бөрбаш», Тимирязев исемендәге һәм хуҗаларныӊ комбайннары катнашында уздырылган әлеге чара урып-җыюга әзерлекнеӊ бер өлеше. Һәр урында комбайннар инде карау узган, ә шулай да гомуми тикшерү вакытында эшләнеп җитмәгәне дә ачыклана. Бөртеклеләрне  югалтусыз җыеп алуга зур игътибар бирелә, чөнки күп хуҗалыкта бер комбайнга туры килә торган урып-җыю мәйданы 450-600 гектар. Гектар артыннан куып, маӊгай тире түгеп үстерелгән  икмәкнеӊ җир өстендә калуы кысаларга сыймый. Бу турыда киӊәшмәдә катнашкан  район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин, идарәнеӊ баш агрономы Мәсхут Гарипов комбайнчылар һәм белгечләрнеӊ тагы бер кат  исләренә төшереп киттеләр. «Татарстан» хуҗалыгы үрнәгендә урып-җыю чорында түләүләр белән танышканнан соӊ киӊәшмәдә катнашучылар табын артында фикерләштеләр,  элекеге еллардагы урак вакытларын искә төшереп алдылар.

Комбайнчыларнын күӊелләре көр, шулай булгач аларныӊ тырышлыгы юкка китмәс, игеннәрдән мул уӊыш алыныр, дип ышанабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: комбайннар парады