Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бер сорауга өч җавап

Апрельнең беренче көненнән үк яз үзен күрсәтә башлады. Март буенча яуган карлар күзгә күренеп юкка чыкты, су ташып елгалар ярларына кайтты. Бик тиздән кырлар кардан арчылып тракторлар шавына күмелер. Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлек ни дәрәҗәдә? Түбәндә кайбер җәмгыять белгечләренең шуңа җавабын тәкъдим итәбез. «Кызыл юл» җәмгыяте баш агрономы...

Апрельнең беренче көненнән үк яз үзен күрсәтә башлады. Март буенча яуган карлар күзгә күренеп юкка чыкты, су ташып елгалар ярларына кайтты. Бик тиздән кырлар кардан арчылып тракторлар шавына күмелер. Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлек ни дәрәҗәдә? Түбәндә кайбер җәмгыять белгечләренең шуңа җавабын тәкъдим итәбез.
«Кызыл юл» җәмгыяте баш агрономы Рәис Сафиуллин районда тәҗрибәле, стажлы белгечләрнең берсе. Узган ел ике хуҗалыкны берләштергәч тә игенчелек буенча баш белгеч итеп аны тәгаенләгәннәр:
- Быел Нөнәгәрләр Чутайга кушылганнан соң беренче чәчүебез әле. Ике бригада да чәчүгә бик җентекләп әзерләнделәр. Һәр басуның планы, нәрсә, ничек чәчеләсе, кем чәчәсе, күпме ашлама кертәсе - барысын да ачыкладык, билгеләдек. Һәр бригадада чәчүдә өчәр агрегат эшләячәк һәм моның өчен чәчкечләр комплектлаштырыла. Бер данә яңа «К-701» тракторы ала алдык. Ул шушындый тракторда күпьеллык эш тәҗрибәсе булган, эшен белеп, җиренә җиткереп башкаручы алдынгы механизаторыбыз Рамил Фазылҗановка тапшырыла. Чәчү өчен җир хәзерләүдә эшләячәк. Аңа ике рәтле культиватор агрегаты әзерләп куйдык. «Татарстан» җәмгыятеннән быел яз чәчү өчен элита сортлы арпа, бодай, солы орлыклары кайтардык. Бәрәңге подвалларында да эш башладык. Бригада членнары аны хәзер сату өчен аралыйлар.
«Дуслык» җәмгыятенең баш инженеры Рамил Гарифуллин өчен дә язгы кыр эшләре беренчесе генә түгел. Монда эшләренең уңышлы башкарылуы аның җаваплылыгына тапшырылган техниканың ни дәрәҗәдә төзек булуының зур роль уйнавын дөрес аңлый:
- Язгы кыр эшләренә төзелгән план буенча һәр басуда эшләячәк тракторларны, культиватор-чәчкечләрне, тырма-катокларны тәгаенләп куйдык. Һәр агрегатның җаваплы механизаторлары билгеле. Ике бригада да гараж мөдирләре Рамил Габдрахманов, Алексей Асанов техника ремонтлауны яхшы оештырдылар, кыр эшләре башлангач та тракторларга, агрегатларга тиз һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтеп булырлык итеп әзерлек чаралары күрәләр. Тракторларга ягулык салу, басуга чыгып ремонтлау, механизаторларга ашау китерү өчен кирәк булачак техника да тәгаенләп куелды. Быел хуҗалыкка 2 данә «ДТ-75» тракторы кайтарылуы да күңелле фал. Алар бригадаларга бүлеп бирелде. Кыр эшләрендә, чәчүдә күпьеллык тәҗрибәләре булган Геннадий Ефремов, Рифат Вәлиуллин быел яңа техникаларда тагын да яхшырак эш күрсәтерләр, шәт.
«Смәел» хуҗалыгы баш агрономы Тәбрис Зәкиуллин районда итагатьле, әйткән сүзендә тора торган һәм тәҗрибәле агроном буларак билгеле. Бу җаваплы участокта ул эшләгән елларда хуҗалык бигрәк тә бәрәңге үстерү буенча әйбәт нәтиҗәләргә иреште.
- Быел да бәрәңгене 80 гектарлап утыртырга планлаштырабыз: күпьеллык тәҗрибәләргә нигезләнеп нинди культурадан бушаган басуга утыртасын уйлап куйдык. Анда мөмкин булган кадәр органика да кертелде. Бәрәңге утырту һәм соңыннан аны карап үстерүне бу эшне биш бармаклары кебек белгән мезанизаторлар Равил Шәяхтямов, Хәниф Хәйруллин башкарачак. Аларның тракторлары да, агрегатлары да әзер. Бәрәңге аралап куйдык. Хәзер утырта торганнарын КСП аша үткәрәчәкбез. Узган ел 6 гектарда «Невский» сортлы супер-элита бәрәңге утырткан идек. Быел шуның элита сорты 30 гектарлап басуга җитәчәк. «Рокко» сортын да яхшыртабыз, бераз мәйданга супер-элита сортын юнәттек.
Күрәсез, райондашларыбыз язгы имтиханны башларга старт көтәләр. Уңышлар телик алар!

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев