Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Бердәм эшләвебез матур нәтиҗәләргә китерә»

Тагылмалы техникалар 15 декабрьдә инде ремонтланып бетте

Әле генә кышка кергән идек, язга да озак калмады. Районыбыз хуҗалыкларында техника гөрелтесе бар куәтенә ишетелә башлады, чөнки бик тиздән һәрбер хуҗалыктагы техникалар техник күзәтү узачаклар. Бу юнәлештә «Сорнай» җәмгыятендә эшләр ничегрәк баруын белер һәм күрер өчен әлеге хуҗалыкның машина-трактор паркына юл тоттык. Озак еллар баш инженер булып эшләүче Фидаил Гарәфетдинов бүгенге көндә башкарыла торган эшләре белән таныштырып узды. 

— Фидаил Мәгъфүрович, сезнең белән ике бригададагы эшләр белән танышып чыктык. Балтачта да, Кече Лызида да техник күзәтүгә зур әзерлек алып барасыз...

— Әйе, техника карап, төзекләндереп торсаң гына эшли бит инде ул. Һәм, әлбәттә, инде аларда техника рәтен белә торган кешеләр эшләве дә шарт. Бу яктан безнең тракторчылар һәм шоферлар үз техникаларын ялт итеп йөртә торган хезмәткәрләр. Алар өчен без бөтен шартларны да тудырырга тырышабыз. Ике як бригадада техника тора торган биш объектыбыз бар һәм аларның һәркайсы да газлаштырган. Техникалар эшкә дә җылы гаражлардан чыгып китәләр һәм ремонт эшләре дә җылы биналарда башкарыла. 
Хуҗалыгыбызда булган техника санына килгәндә, 31 данә трактор, җиде йөк машинасы бар, шуның өчесе — «КамАЗ», икесе — «ГАЗ-53», алардан тыш басуга ягулык, кирәк чакта су алып чыга торган машинабыз бар һәм бер янгын сүндерү машинасы. Болардан тыш, 34 данә тагылмалы арбалар исәпләнә. Март ахырында без шушы техникаларны әзерлек сызыгына куярга тиешбез, чөнки ул вакытта безнең хуҗалыкта техникаларның төзеклеген тикшерәчәкләр.

Техника яңартуга килгәндә, ике ел элек терлек азыгы хәзерли торган комбайн, погрузчик алган идек, узган елгы уракка яңа «Акрос 585» комбайны белән чыктык. Погрузчик быелгы кебек карлы елда бик кирәкле һәм файдалы техника булуын тагын бер кат исбатлады. Төп чәчү эшләрен башкара торган «К-744», «К-735» тракторлары да соңгы елларда булдырылган техникаларыбыз. Ел саен паркны яңартырга, иске тракторларны киметергә тырышабыз. Шул ук вакытта кадрлар мәсьәләсе дә безнең өчен беренче урында тора. Хуҗалыгыбыздагы механизаторларның уртача яшьләрен алып карасак, 45 яшьләр тирәсенә чыга. Яшьләрнең эшкә бик киләселәре килми. Элеккечә итеп әйтсәк, СПТУ яңарды бит хәзер, шунда үзебезнең стипендиатларны булдырып укытырга дигән теләгебез бар. 

— Тагылмалы техникалар ремонтлау эшләрен сез районда беренчеләрдән булып тәмамладыгыз. Шушы эшкә зур өлешләре кергән хезмәткәрләр белән дә таныштырып узыгызчы?

— Тагылмалы техникалар 15 декабрьдә инде ремонтланып бетте. Монда 17 чәчкеч, 13 берәмлек культиватор, 6 агрегат катоклар һәм басуларга иң беренче чыга торган, дым сакларга ярдәм итә торган 300 данә тырмалар керә. Шулай ук көзге чәчүгә җир әзерләр өчен ике дискатор ремонтлап куйдык. Ике якта да безнең ремонт ясый торган мастерскойлар бар. Беренче бригадада — Балтач ягында Әхәт абый Мөхәммәтшинның тырышлыгын әйтеп узасым килә. Аңа инде 76 яшь. Заманында бик оста механизатор иде, ялга чыккач мастер-наладчик итеп куйдык та, ул әлегә кадәр шушы эшен башкара. "ДТ"ларга пусковой двигательләр, аларга редукторлар, башка тракторларга водяной насослар ремонтлый ул. Башка механизаторлар техникаларын сүткәндә дә, җыйганда да булыша, гомумән әйткәндә, техника дип янып-көеп яши торган бик мөхтәрәм шәхес ул. Шул бригадада эретеп ябыштыручы булып Тәлгать Хәбибуллин, токарь булып Рафис Гарипов, слесарь булып Камил Шәрәфетдинов, Айдар Сафин эшлиләр. Камил әле ул ремонт бригадасының җитәкчесе дә. Шуны да искәртеп үтәсем килә, без үзебездә стартер, генераторлар ремонтлыйбыз. Аның буенча эшләргә безнең аерым цех бар, анда аккумуляторлар да саклана, аларга заряд та бирелә. Бу эшләрне үз эшенең остасы, электрчы Вазыйх Яппаров башкара. 

Икенче бригада — Кече Лызи ягында тимерчебез дә бар — Николай Петров. Ул тырма тешләрен таптап башкарудан башлап, барлык төр эшләрне дә бик булдырып башкара. Токарь булып Сергей Петров эшли, шулай ук склад мөдире вазыйфасын да үти ул, тракторчыларга да булыша.

Ике токарный цех бер хуҗалыкта да юк бүгенге көндә. Анда да күп эш башкарыла. Үзебезнең эретеп ябыштыручылар, токарьлар, тимерчеләр хезмәте нәтиҗәсендә без 3 миллион сум акчаны запас частьларга тотмыйча, хуҗалык кассасында калдыра алдык.

Тагын бер эретеп ябыштыручыбыз Владимир Антонов, җәйге чорда ул комбайнга утыра. Безнең хуҗалыкта өч-дүрт эретеп ябыштыручы бар, алар бер-берсен алыштырып, кирәк икән фермага да барып эшлиләр, кайда кирәк шунда ярдәм итәләр. Эретеп ябыштыручы-слесарьлар Сергей Леонтьев белән Валерий Сидоров та күләмле эшләр башкаралар. Оештыру ягыннан бригадирларның да булышлыгы зур, алар контрольдә тоталар. Менә шулай бердәм эшләвебез матур нәтиҗәләргә китерә дә инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Сорнай"