Бердәмлектә көч (фото)
2014 елда Кили фермасында дуңгыз үрчетүне туктатып, сыерларга күчәләр.
Бүгенге көндә Кили фермасында 295 сыер бар. Коллектив белән яшь, әмма өметле белгеч Рузил Зарипов җитәкчелек итә. Заманында ферма мөдире булып эшләгән Венера апаның улы икән Рузил. Венера апа исә бүгенге көндә учетчик булып эшли.
- Коллектив чагыштырмача яшь, бердәм. Аңлашып эшлибез. Иң мөһиме хезмәт хаклары вакытында түләнә, - ди ферма мөдире.
Бүгенге көндә өч группада тугыз сыер савучы эшли. Беренче бозаулаган таналар группасында килендәшләр Рәдифә һәм Надежда Кәбировалар белән Гөлфәния Вәлиева көндәлек бер сыердан 19-20 литр сөт сауса, Гөлфия Гарифуллина, Халидә Вәлиева, Салисә Корбангалиева һәм Энҗе Зарипова, Ленура Нәбиева, Нәзир Корбангалиев группалары елына биш мең литр сөт җитештерә.
Ике айга кадәр бозаулар тәрбияләү бүлегендә эшләүче Тәэминә Гарифуллина, ике айдан югары бозауларны тәрбияләүче Равил Гарифуллин, Ренат Дәүләтшинның хезмәтләрен дә югары бәяләделәр. Ренат быел гына эшли башласа, Равил белән Тәэминәнең эш тәҗрибәсе зур. Биредә алар дуңгызчылык заманында ук эшләгән кешеләр.
- 295 сыердан 200 баш бозау алдык. Бозауларның көнлек артымы 700-710 грамм тәшкил итә, - ди Рузил Зарипов.
Оператор егетләр Фәнзил Хәбибуллин, Хәниф Зарипов, сыерларга "шикәр ясаучы" Зөлфәт Һадиев үз эшләренең чын осталары булуын тырыш хезмәт белән раслый. Егетләрнең хезмәтләреннән коллегалары да, җитәкчелек тә бик канәгать.
Кыскасы, биредә һәркем үзенә йөкләнгән эшне намус белән башкара. Сөт җитештерүдә, бозаулар үрчетүдәге нәтиҗәләрнең югары булуы иң беренче чиратта эшне синеке һәм минекенә бүлми эшләүдә. Әнә бит, баш зоотехник та: "Хуҗалыкта җитештерелгән сөтнең 35 проценттан артыгы Кили фермасыныкы", - дип мактый үзләрен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев