Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Беренчелекнең сере гади – шофер-механизаторлар алдынгы

Районыбыз хуҗалыкларында терлек азыгының күпьеллык үләннәрдән беренче катын әзерләп бетереп озак та үтмәде, инде икенчесенә дә керештеләр.

Әлеге хуҗалык басулары соңрак җитешсә дә, башка хуҗалыклар терлек азыгы әзерләүгә алданрак керешсә дә, эшләрен өзлексез оештыра белүләре нәтиҗәсендә «Арбор»лылар терлек азыгы әзерләү буенча тәүге этапта районда беренче урынны алуга ирештеләр. Шушы уңайдан әлеге җәмгыятьтә булып, хуҗалык җитәкчесе Хәмит Сәет улы Баязитов белән уңыш сере, максатлары хакында сөйләшеп уздык.

– Максатыбыз бай протеинлы азык әзерләү иде, –дип әңгәмәбезне башлады җитәкче. – Күпьеллык үләннәрне бигрәк тә люцернаны бөреләнгәч, чәчәк ата башлаганчы алып бетерергә кушалар бит инде белгечләр, без дә шулай эшләдек. Күрше-тирә хуҗалыклар белән чагыштырганда безнең җирләр зур түгел. Ә азык әзерләү техникасы бертөрле күләмдә: бер ура торган техника һәм азык әзерләүче ике комбайн. Ә ташучы техникалар – «КамАЗ»лар ничә елдан бирле прицеп белән ташыйлар. Шуңа да ташу белән безнең проблемалар чыкмый. Азык әзерләү комбайннарын да мөмкин кадәр туктаусыз эшләтергә тырышабыз. Шулай эшләп максатыбызга да ирештек. Әлбәттә, бу эшләрдә шофер-механизаторларның тырышлыгы бик зур. Иртә белән иртәрәк тә чыктылар, кич белән соңга кадәр эшләделәр, вакытның кадерен аңладылар, рәхмәт аларга. Узган ел да без азык әзерләүне беренче тәмамлаган идек. Аннан соң Мари якларына барып та ике мең тонна сенаж салдык. Гомумән алганда, узган ел силосны 4000 тонна, сенажны 6000 тоннага якын әзерләп, елына күрә максатыбызга ирешкән идек. Быел, әлбәттә, күләм күбрәк булачак, күпьеллык үләннәрнең икенче укосын алабыз инде, хәзер бөреләнгән, иң туклыклы вакыты, берьеллык үләннәр бетте. 400 гектардан артык мәйданда кукуруз бар, шуның белән бергә терлек азыгын ел ярым-ике елга җитәрлек запас белән әзерләргә планлаштырабыз. Мари ягындагы җирләрдән дә 1000 тонна терлек азыгы әзерләп кайттык. Бүгенге көнгә гомумән алып карасак, әзерләнгән кадәр терлек азыгы 7118 тоннаны тәшкил итә, әле тагын әзерлисе бар. Кукурузга килгәндә, төрле фирмаларның сортларын кулланып карадык, алар арасында чит илнеке дә, үзебезнең илнеке дә бар. Быел 60 гектарга кукуруз мәйданын арттырдык. 50 гектарын сугарга планлаштырабыз, узган ел да орлыкка алып карадык. Моңарчы безнең суга торган комбайн белән проблема бар иде. Узган ел яңа «Акрос 595» дигән комбайннар алдык, аларның көчләре җитә сугарга.

– Хуҗалыкта шофер-механизаторларга кытлык юкмы? Эшләргә кайтыр идем, торак мәсьәләсе борчый диючеләргә сездә ярдәм каралганмы?

– Механизаторларга кытлык һәр җирдә дә бар инде ул, бездә генә түгел. Ике яки өч техникада эшләүче механизаторларыбыз бар. Берсенекенә-берсе күчеп утырып эшләү очраклары да була, аңлашып, матур гына эшлиләр, иң мөһиме, эш тукталып тормый. Техниканы сак-лый беләләр, эшләрен җиренә җиткереп башкаралар. Торак мәсьәләсенә килгәндә мин эшли башлаганнан бирле төрле программалар ярдәме белән авылда егермеләп йорт салынды. Авылга кайтыр идек, эшләр идек дигән кешеләргә авылда буш калган, яшәргә яраклы йортларны сатып алып, киләчәктә үзләре әкренләп түләп бетереп, йорт аларныкы була торган итеп эшләдек. Марат Гарифуллин, Марат Фәйзрахманов, Инсаф Ногмановларга шулай итеп алып бирдек. Марат Фәйзрахманов программа аша яңа йорт сала хәзер. Быел яшь механизатор Фәннур Гаязетдиновка йорт салыначак һәм инде Вафиннар гаиләсе дә йортлы булачак. Авылга кайтып эшләргә әзер яшьләргә төпләнеп калыр өчен барлык  мөмкинлекләр бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Арбор»лылар