Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Беренчелекнең сере гади – шофер-механизаторлар алдынгы — 2

Бу атнаның дүшәмбесендә «Арбор» җәмгыяте дә күпьеллык үләннәрнең икенче катына чыккан.

Җитәкче мактап үткән шофер-механизатор һәм белгечләрнең эше белән танышырга басу-кырларга юл тоттык. Юллары тигез, басуда да җиңел машина белән дә рәхәтләнеп йөрерлек, бу иң беренче чиратта туфракны сыйфатлы итеп эшкәртү билгесе булып тора. Һәм шуннан механизаторларның эшенә чыннан да югары бәя биреп булуы дәлилләнә. Иген басулары да мул уңыш вәгъдә итеп үсеп утыралар, дөрес, җитәкче басудагысы түгел, амбардагысы уңыш, шуңа да ул хакта соңрак сөйләшербез дип искәртте.

Кукуруз басулары да сокланып карарлык. «Магдон» комбайны белән күпьеллык үләннәрнең икенче катын чабып йөрүче Марат Мифтахов быел рәхәтләнеп эшләрлек дип ассызыклап үтте. – Үләннәр куе, яхшы булып үсте, уңышлы елны эшлисе генә килеп тора, – ди Марат. Аның артыннан печәнгә алынасы мәйданнарны әйләндереп йөрүче Илнар Зиннәтуллин да елның уңышка бай килүенә сөенә. Әлегә «МТЗ-82» тракторы белән печән басуында булса, бик тиздән «Акрос»ы белән иген басуларына чыгып китәчәк ул. Механизаторларның икесе дә бер генә техниканы иярләүчеләр түгел. Марат «Т-150» белән язгы чәчүдә күлтиләү эшләрен башкарган, «Магдон»га эш бетүгә янәдән тракторы белән зяб тырмасына чыгып китәчәк.

– Азык әзерләүче «Полесье» комбайннарында Инсаф Ногманов белән Фәннур Гаязетдинов эшлиләр. Икесе дә әле яшьләр. Көн дә тигез эшләп баралар, – ди хуҗалыкның баш икътисадчысы Самат Әскәров. – Көн дә ватсап аркылы кич белән көнлек эшләгән эш күрсәткечләрен механизаторларга җибәреп торабыз, җибәрмәсәң хәзер сорап алалар. Егетләр берсеннән-берсе калышмый, икесе дә бик тырышлар. Алардан яшел азыкны прицеплы «КамАЗ»лар белән Зиннур Галләмов, Марат Гарифуллин, Марат Фәйзрахманов, Мансур Бәхтияров ташый. Зиннур абый лаеклы ялда булса да, яшьләргә үрнәк итеп куярлык өлгерлек белән башкара эшләрне. Эш булмаган чакта да тик тормый, гел техникасы янында. «МТЗ-1221» тракторы белән сенаж, силос ташучы Илсур Хәбибуллин да күп еллар эшли инде. Нинди генә эшне кушсаң да, башкарып чыга торган, алдынгылыкны бирми торган уңган механизатор ул. Хуҗалыкның кыр батыры булып та күптапкырлар танылды. Яңа кайткан «БТЗ 243 К» тракторы белән Фәнил Гаязетдинов та басудан терлек азыгы ташуда тырышып хезмәт куя. Яңа фронталь төягеч белән Заһидулла Зиннәтуллин һәм «Т-150»не иярләүче Эдуард Ионов базга кайткан массаны таптап торалар.

Әлегә биредә 620 гектар мәйдандагы күпьеллыклардан — 4197, 350 гектардагы берьеллык үләннәрдән 2636 тонна сенаж тупланган. Җәмгыятьтә эшләүчеләргә 2334 центнер печән өләшенгән. Җиңүләре хакында кычкырып йөрми торган, җирләре аз булса да аннан югары уңыш алу серләрен таба торган хуҗалыкка урып-җыю чорында янәдән әйләнеп кайтачакбыз әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мактап үткән шофер-механизатор