Беренчесе һәм истәлеклесе. Нәрсә ул дисезме? (+фото)
Беренче урагы булса да, Илдарга бәхет елмайды. Ул быелгы урып-җыю кампаниясенең соңгы вымпелына лаек булды.
“Сосна” хуҗалыгында озак еллар эшләүче, мактаулы комбайнчылар Расил Зыятдинов (“Акросс”), Рамил Нуриев (“Дон-1500”), Тәлгать Зарипов(“КЗС-812”), Раяз Габдрахманов(“КЗС-7”) экипажлары сафын быел Илдар Әскаров тулыландырган. Моңарчы “ДТ-75” тракторын иярләүче Илдарның бу беренче урагы. Беренче урагы булса да, Илдарга бәхет елмайды. Ул быелгы урып-җыю кампаниясенең соңгы вымпелына лаек булды.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин Илдар Әскаровка вымпел тапшырган чагында "Сосна" хуҗалыгының барлык комбайнчыларына тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Илдарны исә олуг җиңүе белән тәбрикләп: "Бүген синең кулларга тапшырган вымпел икенче елга стимул булсын иде" дигән изге теләкләрен ирештерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев