Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Беркем каршы килмәде”, ди Көек егете Азат Зыятдинов гаҗәпләнеп(+фото)

Азат Зыятдинов һәм аның гаиләсе Көекбаш авылындагы ташландык җирне рәткә китереп, ялт иткән печән җиренә, ял итү урынына әверелдерде.

– Шушы җирләр артыннан йөри башлагач, район башлыгы алышынды, башкарма комитет җитәкчеләре, милек һәм җир мөнәсәбәтләре бүлеге җитәкчеләре берничә мәртәбә үзгәрде. Шаккатарсың, әмма безгә аларның берсе дә каршы килмәде, киресенчә, барысы да булышып, хуплап кына торды, - ди Азат. – Үзебез дә бөтенесен канунга туры китереп, тиешле документларны әзерләп бирә бардык... 
– Шулай да, ник тотындым икән, дип үкенгән чагың булдымы?– дип сорыйм Азаттан. 13 гектарлы бу мәйданны чистартуга гына да ике ел буе бик күп хезмәт һәм акча сарыф итүләрен белгәч. 
– Яшермим, булды. Берара арылды да, эш тә тукталып торды. Менә шул чакта үкендем. Очына чыга алмыйбыз икән, дип уйлаган идем...Ярый әле туганнар, дуслар ташламады...Күршеләр, авылдашлар – бу җирләрне тәртипкә китерүдә хезмәте кермәгән кеше калмады да бугай, – ди ул. 
Гөлсинә Яруллинаның “Хезмәт” газетасында дөнья күргән әлеге язмасын укыгач, укучылар Азатны йә агроном, я авыл хуҗалыгына кагылышлы башка берәр һөнәр ияседер дип уйлар. Тик ул теш технигы булып чыкты. Азат Зыятдинов һәм аның гаиләсенең Көекбаш авылындагы ташландык җирне рәткә китереп, ялт иткән печән җиренә, ял итү урынына әверелдерүе хакында “Хезмәт” нең чираттагы санында (21 июнь) 1 битлек язма басылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев