Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Берәүләр сөттән табышны арттырганда икенчеләре киметә.

Быел беренче кварталда район күмәк хуҗалыклары сөтне узган ел шул чордагыдан 377 тоннага күбрәк саттылар. Шушы артыклыктан гына да 8 миллион 222 мең сум акча керде.

"Татарстан" хуҗалыгына 3 миллион 319 мең, "Яңа тормыш"ка 1 миллион 837 мең, "Бөрбаш"ка 1 миллион 450 мең, Тукай исемендәге хуҗалыкка 1 миллион 436 мең, "Якты юл"га 1 миллион 307 мең сум акча быел беренче кварталда узган елнын шул чорындагыдан күбрәк сөт сатудан керде.
Ә шул ук вакытта былтыргыдан кайтыш эшләү нәтиҗәсендә "Уңыш" хуҗалыгы 2 миллион 575 сум акчаны югалтты. "Маяк" хуҗалыгы 63 тонна сөтне узган елнын өч аендагыдан ким җитештереп, 1 миллион 333 мең сум акчаны алып җиткермәде. Бу югалту "Активист"та 1 миллион 194 мең сум тәшкил итте.
Сөтне былтыргыдан ким җитештерү нәтиҗәсендә "Игенче", "Арбор" хуҗалыклары да яртышар миллионнан күп акча ала алмыйча калдылар.
Фото: http://www.regnum.ru/news/polit/1887560.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250