Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Берьюлы ике вымпел (+фото)

Урып-җыюның икенче атнасы күрсәткечләре буенча беренчелек райондашларыбызга яхшы таныш, күп еллардан бирле комбайнчылар арасында лидерларның берсе – Тимирязев исемендәге хуҗалыктан Фәргать Гаязовта

Хәбәр ителгәнчә, урып-җыю эшләрендә җитештерүчәнлекне арттыру, тиз һәм сыйфатлы эшләүне тәэмин итү һәм өстәмә матди стимул булдыру максатыннан, район башлыгы призына быел да махсус ярыш оештырылды. Ярыш шартларында күрсәтелгәнчә, һәр атнада иң күп ашлык суктырып алган комбайнчыга премия һәм “2018 елның иң яхшы комбайнчысы” дигән вымпел тапшырыла (җиңүчене ачыклау шартлары турында без газетабызның 3 август санында язган идек). Менә, ниһаять, тәүге җиңүчеләр дә билгеле.

Үткән ел иң беренче булып әлеге вымпел “Дуслык”тан 71 яшьлек Сәлим ага Вафинга бирелсә, быел “Борнак” хуҗалыгының иң тәҗрибәле механизаторларының берсе Илдар Шакиров лаек булды. Илдар өчен унбишенче урак әнә шундый мәртәбәле җиңүдән башланды. Хәер, ул ел саен алдынгылар сафында. Үткән ел “Республиканың иң алдынгы 100 комбайнчысы”ның берсе булган Илдар ярдәмчесе Рифнур Хәбибуллин белән быелгы уракта да уңышлы старт алган. Дәвамы да уңышлы булсын!

Урып-җыюның икенче атнасы күрсәткечләре буенча беренчелек райондашларыбызга яхшы таныш, күп еллардан бирле комбайнчылар арасында лидерларның берсе – Тимирязев исемендәге хуҗалыктан Фәргать Гаязовта. Утыз сигезенче (!) уракта катнашучы, шуның унҗиденче сезонын бер “Дон”да эшләүче Фәргать, ярдәмчесе Фирдус Гарифуллин белән үткән атнада иң югары нәтиҗәләргә ирешкән. Тәҗрибә, осталык, үҗәтлек һәм, билгеле инде, үзара аңлашып, тырышып эшләүләре бу тандемга лаеклы җиңү яуларга ярдәм иткән.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин бүген  элек Тимирязев исемендәге, аннан «Борнак» хужалыгында булып җиӊүчеләргә вымпеллар һәм акчалата бүләкләр тапшырды.

 

 

Фото: Баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак өсте