Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Без әзер. Уҗымнар әле уянмаган”

Әле генә кыр эшләрен тәмамлап, техникаларны кышкы саклауга куеп, басуларны оныткан идек кебек... Бу беренче карашка гына шулай. Районыбыз игенчеләре, белгечләре инде игенчелекнең сезонлы булуын күптән инкарь итте шикелле.

Соңгы елларда бу өлкә дә ел әйләнәсе “хәрәкәт”тә, техникаларны – тагылма машиналарны кырдан кайтуга ремонтлый башлаучылар да, яңа техникалар алу, ашламасын туплау, ягулык-майлау материалларын, запас частьларны алдан-ала кайгыртучылар да бар. Елларның төрлесен күргән җитәкчеләр, белгечләребез шулай эшләүне кулай күрә. Тиешенчә әзерлек чаралары күрмәсәң, бу җаваплы чорны мул уңышка өмет бирерлек итеп үтә, үзебез теләгән, көткән уңышка нигез салам димә.

– Хуҗалыкларның быелгы әзерлеген, гомумән алганда, әйбәт дип бәяләргә була, – ди район авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Эдуард Әхмәдиев. – Техникаларны без дә, республикадан килгән комиссия дә тикшерде, зур кимчелекләр юк. Быел, шөкер, ашламалар туплау буенча да республика куйган бурычны үти алдык: һәр гектарга 74,2 килограмм тәэсир итү көче (әле бу КФХларны кертеп, хуҗалыклар буенча әлеге сан 77, 2 кг) күләмендә ашлама әзерләнде. Әлегә кырлар кардан тулысынча ачылып бетмәде, бу арада булган салкыннар да аның тизләнешен тоткарлады. Шуңа күрә уҗымнарның ничек кышлавы турында тулы мәгълүматыбыз юк. Алар әле уянмаган.

Әмма игенчеләребез инде кардан ачылган уҗым басуларын сиптергечләр белән тукландыруга кереште. 15 апрель көнне бу эшкә беренчеләрдән булып Тимирязев исемендәге хуҗалык керешсә, бүген инде “Татарстан”, “Яңа тормыш”, “Дуслык”, “Борнак”, “Активист”, “Кама” хуҗалыклары да кырларга чыкты.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы кыр эшләренә әзерлек