«Бездә кабак, бәрәңге галәмәт быел»
«Су буе бакчасыннан биш йөк машинасы кабак, ике йөк бәрәңге җыеп алдык». И куанып каршы алды да соң безне Борнак авылында яшәп, бу көздә тонналап кабак үстерүе белән танылган Салихҗан ага Әхмәтханов. Хәер, ун еллап үстерә инде ул кабак.
Ияртеп алып кереп китте хуҗалыгындагы бер ызбага, ә анда нәкъ өй эче кебек, бүлмәләргә бүленгән, бүлмә саен тау-тау өелгән кабак – берсендә эреләре генә, икенчесендә уртачасы, өченчесендә ваграклар. «Нишлисез бу кадәр кабак белән»? дип сокланып та, шаккатып та карап торабыз Салихҗан агага. – Сарыкларым бар минем, – ди ул. – Шуларга ашатам. Сыер да асрыйм, бозаулар да бар, менә тагын ике үгез алырга торабыз». Хикмәт монда! Кабаклары сортлы-сортлы, сарылары малларга ашатырга, яшелләре ризык әзерләргә шәп икән. Салихҗан абыйларның су буе бакчаларын да карап мендек. Ике бакча янәшә, берсенә бәрәңге утырткан, икенчесенә кабак. Инде кабак алган җирне тиресләп, салам җәеп, сукалатып куйган, киләсе елга хәстәрләнгән йомшак җиргә бәрәңге утыртачаклар, ә быелгы бәрәңге җирендә кабак булачак, Аллаһы боерса. Ике ел буе шулай алыштырып торасы.
– Уңыш алганнан соң ел да арыш, я горчица чәчә идек, файдасын да күрдек, – дип сөйли ул. – Тик аның өчен гел техника кирәк, аннан горчица да кыйммәтләнде. Шуннан бервакыт Яңгулдагы фикердәшем, укытучы Әмир абый Шәрәфиев әйтә, кабак утыртып кара әле син, ул да җирне тукландыра, бәрәңге кортын бетерә, ди. Беренче елны орлыгын кешедән җыя-җыя утырттым, хәйран гына тишелеп үсеп киттеләр, мул уңыш та бирделәр. Зур техникам да булмагач, кабак үстерү әйбәт булды әле миңа. Аннан-моннан ташыйсы юк, бакчадан гына алып керәсе.
Салихҗан ага кабакларны, бәрәңгене, печәнен-саламын мини тракторы белән ташый, шул тракторы белән без барында сарыкларына да кабак салып килде, тагаракны уртача зурлыктагы кабаклар белән тутырды, турап та маташмады, шул тагарак ярыклары арасыннан сарыгыдыр, бәкәедер кимерепме-кимерәләр сусыл ризыкны, шулкадәр тәмле итеп ашыйлар, авыздан сулар килерлек, валлаһи. «Сарыкларга печән ашатам да, кабак ашатам, – ди Салихҗан абый. – Декабрьгә кадәр кардада тотам. Сыер малына гына күп бирергә ярамый кабакны, кич һәм иртән генә бирәсе, турамыйча да ашый алалар. Кабакларны сарыкларга март аена кадәр ашатып бетерергә тырышам, салкыннарда ашап бетерерлек итеп кенә бирәм, өшетергә ярамый, өшегәнне ашасалар, икенче көнгә эчләре китә дә үләләр.Үгезләргә дә чамадан тыш тыела». Менә шулай, бар да өйрәнелгән монда. Сарыкларны соңгы елда гына үрчетә башлаган әле уңган-булган авыл агае. «Габдрәхимен нәселгә калдырасы, монысы «Тукай Кырлай»...( улы Кырлайдан көрәшеп алып кайтканы), – дип барлый малкайларын. – Көрәшче улларым көтүне тулыландырып тора шулай». Әйе-әйе, уллары көрәшче аның, әле нинди генә батырлар, чемпионнар – абыйлы-энеле Ирек һәм Илдан Әхмәтхановлар. Ирек быел Изге Болгар җыенында узган көрәш ярышларында җиңеп, Рәсәйнең спорт остасы исемен алды. Илдан 2018 елда Кемерово каласында узган Бөтенрәсәй турнирында беренчелекне алган, узган Сабантуйда беренче, быелгысында икенче калган егет.
– Яңгулга атаклы, оста көрәшче Ранил Габдрах-мановның мәктәпкә укытырга кайткан вакытына туры килделәр дә, Яңгул мәктәбендә укый башлагач, көрәш белән шөгыльләнә башладылар, шуннан китте инде бәйгеләр, җиңүләр..., – дип горурлана уллары белән Салихҗан абый. Егетләр хәзерге вакытта Казанда юл төзелешендә сезонлы эштә булып чыктылар, апрельдә китәләр дә, декабрьдә кайталар икән. Кышын авылда хуҗалык малларына тимер чылбырлар үрәләр, шуны янә малларга алыштыралар. Әнә шундый уңган егетләр, әти-әниләрен гаять тә хөрмәт итәләр, олылыйлар.
Бүлмә тулы кабакларны Салихҗан абый көннәр суыта башлауга, чери башлаганнарыннан аралап, өй астына тезә. Декабрь аенда өч-дүрт кабакның орлыкларын ала, яхшылап киптерә дә киндер капчыкларга салып салкынга чыгарып куя. «Гәҗиттән шулай укыган идем, кабак орлыгы салкынны ярата дип», ди. Язын утыртканда буразнага орлык төртә дә, аягы белән басып кына куя. Кабак үстерүнең бер авырлыгын да күрми Салихҗан ага. Үзе сөйли, шул ук вакытта күршеләрен дә мактап ала. Менә монысы Фәнил бакчасы, тегесе Маратныкы – уртага бәрәңге, кырына азык чөгендере, икенче як кырыйга сарымсак утырта, ди. Ерак түгел тау битендәге агачларга ишарәләп, менә аларны Рашит утыртып, маллар тимәсен дип коймалап та алды, ди. Ике Ринат та шулай ук кабак үстереп, мул уңыш алган...
Янә кабаклар патшалыгы урнашкан щитлы өйгә керәбез, аның өе дә гадәти генә түгел икән әле, данлыклы, заманында биредә Чапаев исемендәге колхозны җитәкләгән, хәзерге вакытта Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибгатуллин, аннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов гаиләсе белән яшәгән. Алардан соң башка белгечләр дә гомер иткән, аннан соң Салихҗан ага гаиләсенә биргәннәр. Салихҗан агалар тора-бара яңа йорт җиткергәннәр, ә иске өйне сүтәргә җыенмыйлар да, дөрес эшлиләр, нинди данлыклы шәхесләрнең кул эзләрен, аяк тавышларын, җан җылысын сеңдереп калган йорт бит ул!
Гел Салихҗан ага турында сөйлибез, аның хәләле Гөлфирә апа да бар бит әле. Ул исә безнең үз кеше, авылда почта мөдире. Кызганыч, Гөлфирә апаны өйдә тотып булмады, йомышы белән район үзәгенә киткән булып чыкты. 9 сыйныфта укый торган Илсинә исемле кызлары бар. «Кызыбыз абыйлары кебек спортның билгеле бер төренә генә тартылмады, бик яхшы билгеләргә генә укый, төп фәннәрдән ныклап өйрәнә», ди әтисе. Спорт дигәннән, Салихҗан ага заманында үзе дә көрәшкән, келәмнәрдә призлы урыннар алган. Бик оста эретеп ябыштыручы ул, газ керткәндә район халкына игелеге күп тигән кеше. Салихҗан аганың су буйлары чиста, талгын гына инеш ага, анда казлар йөзә, бу сезнең казлармы, дип сорыйм түгәрәкләнеп-матураеп килүче кошкайлардан күзем алалмый, юк, ди, соңгы вакытта алмаска, асрамаска булдык, ди, ә әйләндереп алган кош-корт утарлары тора, димәк, казлар асрамау вакытлыча гына булырга мөмкин әле, яр өстендәге борщевиклар чабып алынган, баксаң, Салихҗан ага аларны чабып, ике көн киптереп, сыерга да, сарыкка да ашата икән.
Хуҗалык итү урыннары иркен, җир кишәрлекләре зур Әхмәтхановларның. Өч балага җир бирелә дигән канун чыккач, күрше әбисенең ташландык хәлдә ятучы йортын, туганнары белән сөйләшеп, үзләренә алганнар. «Аларга ерак бакчаны бирдек», ди хуҗа кеше. Менә шунда сарык утары ясаганнар, саулыгы да, бәкәе дә, тәкәсе дә рәхәтләнеп йөри иркендә, гакыйга корбаны итеп кызыма берне, улыма икене чалдырасы бар, бер улыма чалдык инде, дип сөйли ул. Тора-бара күрше әбисенең иске ызбалары урынына яңа абзар да салырга уйлыйлар. Бирсен Ходай!
Бәрәкәт иңгән хуҗалыктан чыкканда күңелгә бер уй килде, әкиятләрдә кабакны могҗизалар тудырырга сәләтле, диләр, әллә чынлап та бу кадәрле җанлы барган тормышка түшәмгә чаклы өелгән кабаклар сәбәпче микән? Әллә чыннан да инде алар могҗиза тудырып, хуҗаларның игелек-ле эшләрен гел яхшыга юрап яталар... Шаяртып кына әйтү, эш сөйгән, хезмәткә кулы яткан кеше генә мондый бәрәкәтле, мәгънәле тормышка ирешә аладыр ул. Кабакта гына хикмәт түгел монда.
Салихҗан ага «Хезмәт» инстаграмында үткән «Кабак-2021» конкурсында да катнашып, беренче урынны алды. Һәм әлеге конкурста катнашкан иптәшләргә дә чын күңелдән рәхмәт! Ишелеп уңган кабаклар бәхет китерсен!
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев