Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Безгә субсидия тиешме?

15 марттан эш башлаучы авыл хужалыгы кооперативлары программасы буенча документлар кабул ителә башлады. Әлеге программада теркәү срогы бер елдан артмаган кооперативлар катнаша ала. Грант суммасы 5 млн. сум.

Газетабызныӊ алдагы санында авыл хуҗалыгында эшмәкәрлеккә ярдәм буенча материаллар басылгач, аларныӊ кайберләренә ачыклык кертүне сорап мөрәҗәгать итүчеләр булды. Шуны истә тотып, без район башкарма комитеты җитәкчесенеӊ беренче урынбасары Илшат ГАЛИМУЛЛИНга кабат сораулар әзерләдек.

– Илшат Солтанович, бүгенге көндә Татарстан Республикасында гамәлдә булган эшмәкәрлеккә ярдәм буенча дәүләт программалары турында төгәлрәк әйтеп китсәгез иде.
– Төп грантны ике министрлык – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, Икътисад министрлыклары күрсәтә.

Хәбәр ителгәнчә, 15 марттан эш башлаучы авыл хужалыгы кооперативлары программасы буенча документлар кабул ителә башлады. Әлеге программада теркәү срогы бер елдан артмаган кооперативлар катнаша ала. Грант суммасы 5 млн. сум. Кимендә 10 авыл хуҗалыгы товар җитештерүчесе кооператив әгъзасы булырга тиеш. Төп юнәлеш – сөт, ит, яшелчә җитештерү.

Икенче программа – теркәү срогы бер елдан арткан кооперативлар өчен. Әлеге программада катнашу өчен җитештерү нигезе, цех, күпмедер җиһаз һәм продукция сату булырга тиеш. Грант суммасы – 30 млн. сумга кадәр.

Менә хәзер эш башлаучы фермерлар өчен программага теркәү башланды. Бу  программада теркәлү срогы 2 елдан артмаган крестьян-фермер хуҗалыклары катнаша ала. Төп өстенлекле юнәлешләр – сөт, ит, яшелчә, кошчылык, сарыкчылык. Сөт һәм ит юнәлеше өчен грант суммасы – 3, калган юнәлешләр өчен – 1,5 млн. сум. Грант документлар эшләүдән башлап, ферма төзүгә һәм баш санын арттыруга кадәр файдаланырга мөмкин.

Фермерлар өчен икенче грант – гаилә терлекчелек фермаларына ярдәм. Монда теркәлү срогы 2 елдан арткан фермерлар катнаша ала. Иӊ зур грант суммасы – 10 млн. сум. Грант инде булган җитештерүне киӊәйтү өчен бирелә. Грант алу өчен фермерныӊ грант суммасыныӊ кимендә 40 проценты күләмендә үз акчасы булырга тиеш.

– Республика Икътисад министрлыгы программалары нинди?
– Иӊ таралган программа – микрозаймнар. Микрозайм, башкача әйтсәк, түбән процентлы кредит ул. Бу программа буенча 7,5 процентка кадәр ставка белән 3 елга кадәр 5 млн. сумга кадәр займ алырга мөмкин. Ләкин залог һәм поручительство булу мәҗбүри. Күчемсез милек яисә автотранспорт залог була ала, ә поручительствоны Татарстан Республикасыныӊ Гарантия фонды үз җаваплылыгына алырга мөмкин. 1 млн. сумга кадәр микрозайм сораганда залог кирәкми.

Поручительлек суммасы 30 млн. сум, әмма кредит суммасыныӊ 50 процентыннан артык була алмый.

Татарстан Республикасы территориясендә лизингка сәнәгать җиһазлары, авыл хуҗалыгы продукциясе эшкәртү һәм саклау өчен җиһазлар, башка югары технологияле җиһазлар алырга була. Лизинг буенча процент ставкасы: үзебезнеӊ илдә эшләнгән җиһазлар өчен – 6, чит илнекенә 8 процент. Финанслау суммасы 5 млн. сумнан алып 200 млн. сумга кадәр, аванс түләве – 15 процент, срогы 60 ай.

Республикада тагын бер программа – кредитлар өчен процент ставкасын субсидияләү, икенче төрле итеп әйтсәк, кредит буенча түләнгән процентларныӊ күпмесендер кире кайтару. Хәзерге вакытта бу программа сәнәгать мәйданчыклары резидентлары өчен генә. Әмма ТР Министрлар Кабинеты әлеге хезмәттән барлык эшмәкәрләр файдалана ала торган карар әзерли.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.


Әӊгәмәне Вакыйф ЗӘКИЕВ әзерләде.

Фото: Мара Габдрахманов

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: субсидия