Бөгелмәдә "тугызлы" машинасы басуда ашлама сибә (фото)
Әлеге могҗизаның авторы - Бөгелмә районы "Наратлы" җәмгыяте механизаторы Рифкать Галишин. Ул ашлама сиптерә-тарата торган "Роса" агрегатына яңача сулыш өргән.
Техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү максатыннан уздырылган бәйге вакытында бу могҗизаны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре дә күреп бәяләгән. Идарә тармагының матбугат хезмәте җиткерүенчә, механизатор бүләккә дә лаек булган.
Шул ук көнне Рифкать Галишин кыйммәтле бүләк белән бүләкләнгән. Шунысын да әйтергә кирәк: мондый техниканың яңасы 2 миллион сумнан артык бәяләнә, ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев