Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бүген Балтачта хезмәт алдынгыларын данлыйлар (+фото)

Алдынгылар бәйрәменә балтачлылар ел буе әзерләнә, чөнки ул инде үзенә күрә бер традициягә һәм көтеп алган бәйрәмгә әверелде

Хезмәт бәйрәме дип атала торган әлеге тантана бүген Балтач спорткомплексында үткәрелә. Биредә ел буе тырышып хезмәт куйган барлык тармак хезмәтчәннәре дә хөрмәтләнә. Әлеге чарада районның иң алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, сәламәтлек, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә хезмәт куючылар, лаеклы ялдагы мөхтәрәм ветераннар һәм башка күп кенә һөнәр ияләре хөрмәт белән телгә алына. Әлеге чарага чакырылучыларга, анда катнашучыларга элек-электән зур хөрмәт белән карадылар һәм карыйлар.

Үз эшләренең осталары булып, хезмәтләре белән мактала алган хөрмәтлеләр генә катнашучы алдынгылар бәйрәме хакында «Хезмәт»нең алдагы саныннан тулырак укып белә алачаксыз.

Баш мөхәррир фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алдынгылар җыены