Пыжмара авыл җирлеге Чепьяга ярминкә белән килгән.
Бүген - 22 февраль көнне "ХЕЗМӘТЕМ ҺӘМ ҖЫР-МОҢНАРЫМ, БАЛТАЧЫМ, СИҢА БАГЫШЛАНА!" дип исемләнгәнгән районкүләм иҗат бәйгесенә Пыжмара авыл җирлеге кушылды.
Биредә "Кама" хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән беррәттән шәхси эшмәкәрләр, шәхси хуҗалыклар, мәктәп һәм балалар бакчасы коллективлары җитештергән һәм әзерләгән товар-продукцияләр дә тәкъдим ителә. ярминкә комиссия тарафыннан уңай дип, 7 балл белән бәяләнде.
Халык иртәнге сәгатьләрдән үк күп, сатып алучылар аеруча актив. мондый зур мөмкинлектән файдаланып калдылар. Ашлык, салам, печән, ит, сөт һәм сөт продуктлары иң үтемле товарлар рәтендә булды. Чөнки бүгенге ярминкә Чепья зонасында оештырылган ярминкәләрнең соңгысы иде.
Чепья зонасында ярминкә оештырган авыл җирлекләренә олы рәхмәтебезне белдерәбез!!!
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев