Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Бүген элеккечә эшләп булмый»

Райондагы иң эре хуҗалыкларның берсе – Тимирязев исемендәге хуҗалыкны Сәйдәш абый Исрафилов, Фәрит Гыйрфанов җитәкләгән еллардан ук әйбәт беләм. Икесе дә журналистларга һәрчак ачык иделәр, күрсәтер эшләре дә, әйтер сүзләре-фикерләре дә булганга, без, каләм әһелләре, үз иттек бу хуҗалыкны.

Инде Булат Исрафилов җитәкчелек итә башлаганга да биш ел вакыт үткән. Шушы чорда аның белән беренче әңгәмәбез бу. Сөйләшүне үткәннәр белән бәйләп башладык.

–Өч җитәкче, өч чор... Аларның һәркайсының үзенең плюсләре, минуслары, үз авырлыклары, үз проблемалары. Соңгы ике-өч дистә елда уртаклык, мөгаен, авыл хуҗалыгы системасында булган диспропорциядер. Җитештергән продукциягә бәяләр сатып алган ягулык-майлау материаллары, запас частьлар янәшәсендә берничә тапкырга кимрәк шул, кызганычка. Менә шушы каршылыкта бүген булган хөкүмәт ярдәмнәре  сизеләме?

– Сизелә инде ул, әмма ярдәм 2000-2010 еллардагы дәрәҗәдә түгел. Ул чакта ашламага, ягулык-майлау материалларына бик күп ярдәм бирелә иде. Үсемлекчелек буенча субсидияләр күп иде. Хәзер күбрәк җитештергән продукциягә карата алар. Төзисең икән, булышалар, җитештерәсең икән, ярдәм итәләр. Әмма шул ук вакытта салымнар да ким дигәндә өч тапкырга артты бит. Продукциягә бәяләргә килгәндә, мин эшли башлаганда итне тере авырлыкта бер килограммын 125-130 сумнан сата идек, бүген дә шул бәядә. Сөтне исә узган елның шушы чорыннан берничә тиенгә кимрәккә дә сатабыз әле. Ягулык-майлау материалларына, запас частьларга, үсемлекләрне саклау һәм ветпрепаратларга, энергиягә бәя биш ел эчендә бермә-бер артты. Әле бит соңгы елларда терлекләргә бирелә торган азыкның да үзкыйммәте артты. Рационда булган кукуруз, шрот (аксымлы өстәмәләр) һәм башка катнашмаларга да бәяләр даими артып тора. Шул ук вакытта хезмәт хакын да ел саен 10-15 процентка арттырып барырга тырышабыз.

–Сөткә бәяләр артмаса да, таләпләр артты...

–Таләпләр арту безгә бер яктан файдалы да булды әле. Саву технологиясен үтәү ул сыерларның сәламәтлеген кайгыртуда, саклап калуда, мастит ише төрле авыруларны булдырмауда ярдәм итә, җитештерү арта... Сыйфатлы сөт сату бәясенә дә йогынты ясый. Дөрес, ахыргы нәтиҗә кеше факторына бәйле булгач, төрлесе була. Шуңа күрә сыйфатка бәйле аерым кызыксындыру чаралары кулланабыз.

–Үзәккә якын булганга, сезнең хуҗалыкта гомер-гомергә кадрлар белән проблема булды.

–Соңгы елларда тракторчы-механизаторлар белән шул кадәр проблема булды димәс идем, яшьләр дә килми түгел. Дөрес, кайбер чакта икешәр смена да эш оештырырга туры килә. Әмма нигездә механизатор-шоферлар җитәрлек. Терлекчелектә кадрлар белән авырлыклар бар. Бу бездә генә түгел, хәзер илкүләм проблема инде. Менә шуңа күрә дә терлекчелектә яңа технологияләр кертү мәҗбүрияткә, көн ихтыяҗына әйләнде. Яңа терлекчелек комплекслары шушы проблеманы чишү максатыннан төзелә. Без исә яңа комплекс төзегәнче иң элек реконструкция ясалган Чапшар фермасындагы бер абзарга сыер савучы ике Фулвуд роботын куярга булдык. Апрельдән эшли башладык. 105 сыер шул ысул белән савыла. Бәясе 19 миллион сумга төште, шуның 30 процентын дәүләт кире кайтарды. Бу абзарга бер кеше хезмәт күрсәтә.Бу роботлар һәр сыерны өстәмә тукландыра да. Әйтик, 50 литр сөт бирә торган сыерга 6-7 килограмм өстәмә катнаш азык бирә, азрак сөт бирүчегә азракны. Алар статистикага да бик уңайлы. Менә ике робот та минем күз алдында: кайчан савылган, күпме ашаган – 105 сыерның һәркайсын күреп торам. Сыер савылмый калса, роботлар сигнал бирә. Шул сәбәпле, алар әле авырган, кәефсез сыерларны ачыкларга да ярдәм итә. Билгеле, 24 сыер савучыбыз, терлекчеләребез хезмәтеннән башка бүгенге тотрыклылык булмас иде.

– Яңа ферма төзи башлагансыз икән...

– Быел Бөрбаш белән Норма арасында 300 башлык яңа ферма төзелешен башладык. Фундаменты салынган, конструкцияләре алынган. Сыерлар бәйсез метод белән асралачак, сыер сава торган шундый ук дүрт робот алачакбыз. Терлекчелектә тагын бер яңалыгыбыз: быел җәй көне Воронеждан “Джерси” токымлы таналар кайтарттык. Шуларның иллеләбе бозаулады инде. Болар сөт токымлы сыерлар, шул ук вакытта сөтләрендә майлылык һәм аксым югары булу белән аерылып торалар. Билгеле, мондый терлекләр шактый кыйммәт, аларның берсе 180 мең сум тора, шуның илле меңен дәүләт кире кайтарды. Без шушы юнәлештә нәсел хуҗалыгы исемен алу өчен тырышачакбыз, әлегә Идел буе округында бу юнәлештә, бу токым буенча махсуслашкан нәселле хуҗалык юк.

–Терлекчелек өлкәсендә яңа информацион технологияләр куллану да көн таләбенә әйләнде.

–Бу яктан без дә быел күп программалар буенча эшли башладык. Беренчесе – терлекчелек белән идарә итү программасы – “Дейри-комп”. Ул тулы көтүлек белән идарә итә. Кабат җитештерү өлкәсендә, әйтик, терлекләрне дөрес итеп каплату, сөттән туктату, вакциналар, учет мәсьәләләре – бөтенесе шушы программа аша контрольләнә. Төп идарә дөрес барсын өчен исәп-хисапның, саннарның дөрес булуы кирәк. Бу программа сиңа бөтен мәгълүматны туплап бирә. Хуҗалыкта бит 100-200 генә түгел, бүгенге көндә 2200 баш терлек бар, аларның барысын күз белән күреп, карап кына төгәл мәгълүмат туплап булмый. Гомумән, бүген компьютердан башка исәп-хисап алып баруны күз алдына да китереп булмый. Әмма төп фикер барыбер кешегә килеп тоташа. Шушы программалар белән идарә итүче кешеләр булмаса, алар белән нәтиҗәле эшләп тә булмас иде. Шөкер, мондый белгечләребез дә бар. “Дейри-комп” программасы белән үзебезнең белгеч Фәнис Шәйхетдинов идарә итә. Бөтен терлекчелек юнәлеше белән идарә итә дисәң дә була. Ясалма орлыкландыру технологлары, ветеринария табиблары белән дә ул эшли, бурычлар бирә, алар җавап, отчет җибәрә. Бу нисбәттән ватсаптагы үз төркемебез аша аралашу да бик уңайлы. Терлекчелектәге бу үзгәрешләр, программалар, роботлар кешеләрне эшсез калдыру өчен түгел, киресенчә, аларның хезмәтен җиңеләйтү, шул ук вакытта җитештерүне арттыру өчен дә эшләнә. Дөресен әйтергә кирәк, болар шактый кыйммәтле юнәлешләр, әмма бүген алардан башка да булмый. Сүзебез яңа программалар турында иде бит. Икенчесе – ашату программасы салынган ДТП программасы. “Диалог-трейд” кампаниясе безгә дөрес итеп рационны санап, исәпләп бирә, без әлеге мәгълүматларны ДТП программасына кертәбез. Ике яңа миксерга әлеге программа һәр төрле катнашманы күпме кушарга кирәклеген үзе “әйтә”. Ә монокормада катнашмалар саны күп бит. Шуңа күрә болай эшләү төяүчегә дә, тракторчыга да бик уңайлы, ким дә салып булмый, артыгы исраф та ителми. Иң әйбәте сыерларга: ашау стабильле, бер күләмдә, бер составта, бер сәгатьтә. 100 сыерга 50 килограмм силос кына артык керсә дә, сыерның ашказаны зур стресс кичерә, сөте дә кимергә мөмкин. Миксерга мәгълүмат кнопкага басып китә, кнопкага басып, анда эшләүчеләр безгә мәгълүмат-отчет җибәрә. Бүген басып торган сыерлар гына түгел, яңа туган бозаудан башлап, бу программалар аларның нормаль үсешен контрольләргә ярдәм итә. 

–Сезнең хуҗалык иң таркавы: алты авыл, фермалар...

–Таркау кебек тоелса да,  хуҗалыкка кергән алты авылда биш ферма. Аларның һәркайсы махсуслашкан. Әйтик, биш ферманың өчесендә генә сыерлар, берсендә генә тудыру бүлеге, берсендә генә таналар, икесендә генә үстерү төркеме бар. Болай эшләү һәр коллективка эшне конкретлаштыра, җиңеләйтә, контрольләргә дә уңайлы.

–Быелгы нәтиҗәләр турында да әйтеп китегез инде.

–Ел әйбәт килде. Соңгы унбиш елда иң зур уңыш җыйнап алынды. Хуҗалык буенча уртача уңыш 42,6 центнер булды. Иң югары уңышны көзге бодай бирде – уртача 58,1 центнер. “Фатинья” сорты – 64,6, “Льговская -4” сорты – 63,5 центнер уңыш бирде. Көзге арыш, язгы культуралардан да мул уңыш җыйнап алынды. Яңа төрле ашламалар, яңа сортлар белән эшләү, технология таләпләрен төгәл үтәү нәтиҗәсе дә бу, табигать шартлары да куелган хезмәтебезне юкка чыгармады. Терлек азыгы культуралары уңышы да әйбәт булды. Сыйфатлы, мул азык әзерли алдык. Кукурузның да чит ил сортларын үстерә башладык. Көз уңай килү сәбәпле, быел аның бер өлешен орлыкка суктырып алдык, киптереп, бөртеккә салдык. Коры, җылы көзнең безнең өчен бер генә минусы бар: уҗымнар кышка ничек керер, дым җитәрме дип борчылдыра.

–Үзегез әйткәнчә, бөтен нәрсә кеше факторына барып тоташа. Белгечләрегез, кырда эшләүчеләр хезмәтеннән канәгатьме сез?

–Аларның һәркайсына рәхмәттән башка сүз юк. Белгечләребез нигездә яшьләр. Тәҗрибәлеләр дә бар. Барысы да үзебезнекеләр. Игенчелек-үсемлекчелек юнәлешендә бик көчле баш агрономыбыз Азат Ганиев, терлекчелектә баш зоотехник Шамил абый Нуриевлар бар. Исәп-хисап эшләре өчен дә күңелем тыныч: баш хисапчы Илтимат Мостафаев аны бик төгәл алып бара. Баш инженерыбыз Наил Галимҗанов яшь булса да бик булдырып эшли. Шоферларыбызга килгәндә, машиналарыбыз чагыштырмача иске булса да, 15 шоферыбызның унбише дә үз эшен җиренә җиткереп башкара. Ел әйләнәсе үзләренә эш табылып тора. Хуҗалыкта алты комбайн бар: ике Акрос, ике Тукано, ике Дон. Бер комбайнга 750 гектар нагрузка килсә дә, комбайнчыларыбыз  берсеннән-берсе тырыш, быелгы уңышны югалтуларсыз җыйнап алдылар. Механизаторларга килгәндә, ел саен бер-ике яңа трактор алырга тырышабыз. Соңгы елларда тирәнәйтү, сукалау технологиясенә өстенлек бирәбез. Көзге һәм кышкы дымны саклау өчен дә бик кулай, безнең шартларда башкача эшләп тә булмый. Соңгы елларда сидераль культураларга да игътибарны арттырдык. Донник, клевер, рапсны күп игәбез. Мөмкинлектән чыгып, ашламаны кирәк кадәр кертәбез, соңгы елларда ул бер гектарга 80 килограмм тәэсир итү көчендә булды. Яфрактан тукландыру юнәлешендә дә күп эшләнә, шул ук вакытта терлек күп асралгач, тирес тә күп, кырларга органик ашламалар да күп кертелә. Киләчәккә планнарга килгәндә, без атчылыкны үстерүне дә перспективалы юнәлешкә кертәбез. Ит юнәлеше буенча махсуслашырга җыенабыз. Киләчәктә роботлы тагын бер ферма төзергә, булган торакларны яңартуны дәвам итәргә җыенабыз, шул ук вакытта амбар хуҗалыгында да башкарасы ремонт-төзелеш эшләре шактый.

–Эшсез тормаячаксыз, димәк... Уңышлар насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы