Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бүген Халыкара авыл хатын-кызлары көне: авыл хатын-кыз хезмәтчәннәре өчен Татарстанда нинди ташламалар каралган?

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хатын-кызлары хезмәтенә зур хөрмәт белән карый һәм барлык авыл хатын-кыз хезмәтчәннәрен, әниләрне һәм әбиләрне бәйрәм белән котлый!

Бүген Халыкара авыл хатын-кызлары көне билгеләнеп үтелә. Бу бик танылган булмаса да, әмма бик мөһим бәйрәм, авыл хатын-кызларына ни дәрәҗәдә бурычлы булуыбыз һәм аларның хезмәте ничек бәяләнү турында без җәмгыятьнең исенә төшерергә тиеш. Авыл хатын-кызлары Җир шары халкының дүрттән береннән артыгын тәшкил итә. Алар кырларда, терлекчелек фермаларында, эшкәртү предприятиеләрендә эшлиләр, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләп, традицион кыйммәтләрне буыннан-буынга күчереп, балалар үстерәләр. Ә Бөек Ватан сугышы елларын искә төшерсәң, бөтен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итү нәкъ менә авыл хатын-кызлары җилкәсенә төште, дип, кыю рәвештә әйтергә була.

Татарстанда авыл хатын-кызларның хезмәте югары бәяләнү, аналарга һәм балаларга ярдәм итүгә зур игътибар бирелү сөендерә. Әйтергә кирәк, авыл хатын-кызлары өчен кыскартылган эш көне закон белән беркетелде (1 сәгатькә кыскарак һәм атнага 36 сәгатьтән артык булмаган). Ә авыл әниләренә дәүләттән өстәмә акчалар бирелә: 25 яшькә кадәр беренче бала тудырганда - 50 мең сум һәм 29 яшькә кадәр өченче бала тудырганда һәм аннан соңгы балалар өчен - 100 мең сум. Мондый түләүләр авыл җирлегендә һәм шәһәр тибындагы поселокларда яшәүче хатын-кызларга бирелә.

2020 елның 15 октябренә бер тапкыр бирелә торган түләүне агымдагы елда Татарстанда беренче балаларын тудырган 1584 хатын-кыз алган, өченче һәм аннан соңгы балаларын тудыручылар - 344 хатын-кыз. Бу программа эшли башлаганнан бирле Татарстан Республикасында бу түләүләрне беренче бала туу уңаеннан барлыгы 521 авыл хатын-кызы алган һәм өченче бала туу уңаеннан – 1050 авыл хатын-кызы.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хатын-кызлары хезмәтенә зур хөрмәт белән карый һәм барлык авыл хатын-кыз хезмәтчәннәрен, әниләрне һәм әбиләрне бәйрәм белән котлый!

agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дата