Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бүген Сосна хуҗалыгында узган республикакүләм семинарда җир эшкәртергә өйрәнделәр (фото)

Басуларның 16 - 20 сантиметр өслеге йомшак, аннан үсемлекләрнең тамырын үткәрми, астагы дымны җибәрми торган каты катлам ята. Шуңа күрә хәзер безнең шартларда, бигрәк тә соңгы елларда кабатланып торган корылык шартларында тирәнәйтеп эшкәртү бик мөһим.

Районның «Сосна» хуҗалыгы басуында үткәрелгән республикакүләм семинарда башлап шушы агротехник чарага басым ясап күрсәтелде. Җир эшкәртүдәге башка төрле яңа агротехник алымнар, уңайлы һәм көчле егәрлекле яңа авыл хуҗалыгы машиналары эш барышында тәкдим ителде. Тракторлар һәм агрегатлар район һәм семинарга чакырылган районнар хуҗалыкларыннан китерелгән иде.
Семинарны Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре алып барды. Муниципаль башлыгы район Рамил Нотфуллин, районыбыз хуҗалыклары җитәкчеләре, баш агрономнары, инженерлары катнашты. Район башлыгы Рамил Нотфуллинның бу семинарга карата фикерен җирле «Кайтаваз» радиосына биргән әңгәмәсеннән белә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250