Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бәхетемне синдә таптым... (+фоторепортаж, видео)

Гыйнварның соңгы көнендә район мәдәният үзәгендә үткән игенчеләр слетыннан язмамны Смәел егете Ирек Фатыйхов башкарган җыр сүзләре белән башларга булдым. Кемгәдер ул "теге" заманныкы булып тоелыр, кемнәрдер "кызыл" сүзләр дип бәяләр. Әмма, язмышын туган ягы белән бәйләгәннәр, булдырам дип эшләп, яшим дип яшәгәннәр, бәхет турында уйланмасалар да, шушы төбәкне хезмәтләре...

Бу көнне бәйрәмдә катнашучыларны котлап сәхнәгә күтәрелгән район башлыгы Рамил Нотфуллин тикмәгә генә үз чыгышын: "Безнең төбәктә нефть тә чыкмый, алтын запаслары да юк, безнең иң зур байлыгыбыз сез - хезмәт сөйгән кешеләр!" - дип башламады һәм азактан районыбызның барлык игенчеләре алдында тикмәгә баш имәде.


Килгән кунаклар - ут күршеләребез (һәм көндәшләребез) Әтнә, Арча, Кукмара районы башлыклары Габделәхәт Хәкимов, Илшат Нуриев, Сергей Димитриев, Малмыж районы башлыгы Валерий Константинов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Вагыйз Минһаҗевлар күргәзмә барышында ук районыбыз хуҗалыклары ирешкән уңышларга соклануларын белдерде, кызыксынып, күп сораулар бирде. Бәйрәмдә катнашучыларны котлап, сүз алган ТР Куркынычсызлык советы секретаре Айрат Шәфигуллин, райондашыбыз, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдиновлар исә кара туфраклы Зәй, Норлат районнарыннан гына калышып, шактый корылыклы елда да мул уңыш үстергән игенчеләребезгә Татарстан Президенты Рөстәм Миннехановтан, беренче Президент Минтимер Шәймиевтан, министр Марат Әхмәтовтан котлаулар, сәламнәр тапшырды һәм "зурлап бәйрәм итәргә хакыгыз бар", - дип бәя бирде. Бу көнне җырчыларыбыз иң матур, дәртле җырларын бүләк итте, биючеләребез бар осталыкларын күрсәтте. Һәркем әйткән сүзе, һәр гамәле белән бу көнне игенчегә мәдхия җырлады.


Күккә карап, яңгыр көтеп үткән җәйләрнең авырлыгы да, иртә яздан кара көзгә кадәр куелган тиңдәшсез хезмәт, тузан катыш маңгай тирләренең ачылыгы да онытылсын дип тырышкан, мөмкин кадәр күбрәк кешеләрне бүләкләргә, хөрмәтләргә омтылган оештыручылар. Сәхнәгә менеп, җитәкчеләр кулыннан бүләк алучы "иң-иң" дигәннәр генә дә 90 кеше булды, залда утырган 121механизаторга, бәйрәм башланганчы ук, "конвертлар" бирелде. Ветеран игенчеләрнең дә урыны түрдән булды, аларның да исеме олы хөрмәт белән яңгырады, һәркайсына чәчәк бәйләмнәре бирелде. Ихластан оештырылган чара бик җылы, бик хисле килеп чыкты. Һәркемнең теләге бер иде шикелле: "Икмәкле еллар килсен!" Кемдер аны сәхнәдән әйтте, кемдер күңеленнән кабатлады...

Баш мөхәррир фотолары һәм видеоязмалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250