Биш сорауга – биш җавап
Дәүләт тарафыннан бу елда, алдагы еллардагы кебек, шәхси хуҗалыкларга субсидия бирү 3 юнәлештә булачак, бу сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзегән, терлек, кош-корт тәрбияләгән һәм ветеринария хезмәте күрсәтелгән өчен
Яӊа елга аяк басуга, авыл халкы көндәлек мәшакәтьләр белән бергә киләчәк турында кайгырырга да өлгерә. Һәм бу юнәлештә дәүләт тарафыннан шәхси хуҗалыкларда терлек һәм кош-корт тәрбияләгән өчен субсидияләр белән кызыксыну зур. 2019 елда авыл халкына күрсәтә торган дәүләт ярдәме дәвам итәчәкме һәм ул нинди юнәлешләрдә каралган – бу турыда без район башкарма комитеты җитәкчесенеӊ беренче урынбасары Илшат ГАЛИМУЛЛИН белән әӊгәмә кордык.
– Илшат Солтанович, 2019 елда авыл халкына дәүләт нинди ярдәм күрсәтәчәк?
– Дәүләт тарафыннан бу елда, алдагы еллардагы кебек, шәхси хуҗалыкларга субсидия бирү 3 юнәлештә булачак, бу сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзегән, терлек, кош-корт тәрбияләгән һәм ветеринария хезмәте күрсәтелгән өчен. Бу ярдәмне алу тәртибе үзгәрмәде, барлык мәсьәләләр буенча иӊ башта авыл җирлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
– Мини-фермалар төзү мәсьәләсенә аерым тукталып китик әле. Чөнки зарланып язучылар бар, минем терлек абзарым бар, анда 5 сыер тотам, миӊа дигән ярдәмне кая куйганнар икән, дип.
– Иӊ беренчесе, бу субсидия мал торагы төзү яисә яӊарту өчен каралмаган, ул бары савым сыерларыныӊ баш санын арттыруны күздә тота. Мәсәлән, шәхси хуҗалыгында 2 сыеры булган берәү аны 5 итеп арттырмакчы була. Бу турыда ул авыл җирлегенә хәбәр итеп, яӊа торак төзү турында ниятен җиткерә. Бу төзелеш барышы турында җирлек башлыгы хәбәрдар булырга тиеш, чөнки рәсми кәгазьләр тутыру алардан башлана. Район вәкилләре белән төзелешнеӊ яртысы беткәнлегенә инанганнан соӊ, тотылган чыгымнарны кире кайтару эше башлана. Ике сыерын бишкә җиткерүчегә 200 меӊ сум, ә инде өч сыерын 8 башка җиткергән өчен 400 меӊ сум субсидия алырга була. Субсидия алынганнан соӊ 6 ай эчендә мини-ферма төзелеп бетәргә һәм ул торакка сыерлар кертелергә тиеш.
– Сыерныӊ баш санын арттырырга теләк бар, яхшы малга акча җитми диючеләр бар…
– Бу очракта, бер баш нәселле сыер, башмак тана сатып алу өчен 40 меӊ (элек 20 меӊ сум иде) һәм «товарный» буаз сыер һәм тана сатып алу өчен 30 меӊ (15 меӊ сум иде) сум күләмендә субсидия каралган.
Аны алу тәртибе үзгәрмәде. Бу очракта мал рәсми хуҗалыклардан, оешмалардан сатып алынырга тиеш, түләнгән кәгазьләр белән авыл җирлегенә китерелеп, аннан документлар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә җибәрелә, алар үз чиратында аларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгына юллыйлар. Рәсми кәгазьләр тикшерү узгач, субсидия район идарәсенә җибәрелә, алар акчаны шәхси хуҗалык счетына күчерәләр.
– Савым сыерларыныӊ баш санын киметмәү өчен каралган акча бу елда да бармы?
– Бу юнәлеш өчен субсидия бүленеше сакланган, хәзерге вакытта бер баш сыер өчен 2300 сум, ике баш сыер өчен 6600 сум, өч һәм аннан да артык баш сыер өчен 12900 сум субсидия бирү каралган. Өчтән артык һәр баш сыер өчен 4000 сум акча бүленә. Ә бер баш кәҗә өчен 500 сум каралган. Мин китергән мисалда 300 сум, 600 сум, 900 сумы нәрсә дигәндә, бу ветеринария чаралары өчен каралган субсидия күләме. Шәхси хуҗалыкта булган бер баш сыерга ветеринария хезмәте күрсәтү өчен елга 600 сум акча каралган, димәк, бу шуныӊ яртысы дигән сүз.
Бу очракларныӊ һәрберсендә дә рәсми кәгазьләрнеӊ тиешенчә булуы шарт. Беренче чиратта, мал хуҗалык кенәгәсендә теркәлергә һәм ул 1 гыйнварга кадәр исәпкә алынырга тиеш.
Атларныӊ санын киметмәү өчен дә ярдәм каралган. Өч яшьтән өлкәнрәк биягә ул 3000 сум күләмендә билгеләнгән. Атның 1 гыйнварга кадәр хуҗалык кенәсендә теркәлгән булуы һәм аны тәрбияләү өчен тотылган чыгымнарныӊ рәсми белешмәләре (печән, салам, арпа, кукуруз, солы һ.б сатып алу турында) булуы шарт. Ат икенче елныӊ гыйнвар аена кадәр хуҗалыкта асралырга тиеш.
– Күпчелек район халкын кош-корт, каз-үрдәк өчен бирелә торган дәүләт ярдәме кызыксындыра…
– Алдагы еллардагы кебек бу юнәлеш өчен акчалата ярдәм каралган. Аныӊ күләме һәм алу тәртибе үзгәрмәде. Бер баш күркә яки каз өчен – 100 сум, үрдәккә – 80 сум, бройлер чебешенә 30 сум субсидия биреләчәк. Бу очракта да сатып алу турында рәсми кәгазьләр булу шарт һәм бройлер чебеш, үрдәк хуҗалыкта кимендә ике ай, каз һәм күркә 4 ай яшәргә тиеш. Субсидия бер хуҗалыкка 50дән алып 100 баш кош-корт алган өчен бирелә. Әгәр кеше 200 баш күркә ала икән, бу очракта аныӊ 100енә генә акча бүленәчәк. Кулдагы финанс документлары һәм сатып-алу килешүләре авыл җирлегенә тапшырыла, алар үз чиратында районга туплап җибәрәләр. Һәр районга һәм җирлеккә бирелә торган субсидия күләме чикләнгән, бу очракта белешмәләр вакытында тапшырылмаса, акча бүленмәскә дә мөмкин.
Дәүләттән шәхси хуҗалыкларга бирелә торган ярдәм турында авыл җирлекләренә яисә район башкарма комитетыныӊ икътисад бүлегенә, турыдан-туры үземә мөрәҗәгать итәргә була, телефоннар – 2-52-36, 2-59-35.
– Рәхмәт, эшегездә уӊышлар телибез!
Фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев