Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бәхетләрен туган якларында тапканнар

Җир кешесе нинди була дигән сорауга җавапны мин «Кама»ның машина-трактор паркында эшләүчеләр белән аралашканнан соң таптым. Барлык техникаларда эшли алырлык универсаль, тырыш һәм эшне аерып тормый торган уңганнар эшли биредә.

Басу-кырларда эшләр тәмамланды. Бөтен техника машина-трактор паркларына кайтты, быелгы эшләргә нәтиҗә ясап, иркенләп бер сулыш алып, киләсе елга әзерлек эшләре дә инде башланып китте. Машина-трактор паркы һәрбер хуҗалыкның йөзек кашы булып тора. Заманча техника белән эшләүнең плюсларын белеп алган белгечләр шул юл белән баруны өстен күрә дә хәзер.

«Кама» хуҗалыгында да машина-трактор паркын яңарту, уңайлыклар кертү, хезмәткәрләрнең эшен җайлаштыру буенча күләмле эшләр эшләнә. Болар хакында хуҗалыкның баш инженеры Ринат Гыйззәтуллин белән сөйләштек: «Бүгенге көндә хуҗалыгыбызда барлыгы 25 трактор, җиде «КамАЗ», биш «ГАЗ-53», дүрт ашлык җыю комбайны, ике азык җыю комбайны һәм бер «Магдон» бар. Ел саен машина-трактор паркын яңартырга тырышабыз, быел «Амазон» чәчү комплексы, прицеп белән «КамАЗ», «Полярис» культиваторы, ашлык төягеч алдык. Киләсе елга «Класс» маркалы ашлык җыю комбайны алырга планлаштырабыз. «МТЗ» маркалы тракторларны заманчаларына алыштырасы килә».

Без «Хезмәт» десанты белән хуҗалыкка килгән көнне дә парк территориясендә ашлык һәм азык җыю комбайннарын куярга түбәле саклау урыны әзерлиләр иде. Биредә җирне тигезләү эшләрен «Амкадор» тракторы белән Айдар Вәлиуллин башкара. Әтнә авылында туып-үскән егет армия хезмәтен үтәп кайтканнан соң колхозда эшкә калган.

– Барлык техника серләренә дә мине әтием Габделбәр өйрәтте. Ул тракторчы иде, мәктәптә укыган чакта ук аның белән сукага йөри идем. Комбайнчы ярдәмчесе дә булып эшләдем. Армиядә дә хәрби пехота машинасы йөрттем, – дип сүзен башлады Айдар абый. Хезмәт юлымда «Т-40», «МТЗ-80», «МТЗ-82» тракторларында эшләргә насыйп булды, хәзер менә «Амкадор»да, дип тракторына ишарәләп күрсәтте әңгәмәдәшем.

Хуҗалыкның соңгы елда башкарылган күләмле эшләренең берсе булып, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм җайга салу пунктын төзү тора. Биредә Фәрит Хәйретдинов, Фәнил Зарипов, Рөстәм Әскаров, Тәбрис Бариев агрегатларны төзекләндерү белән мәшгульләр иде. Эш арасында гына Фәрит абый белән сөйләшеп тә алдык.

– 6 классны тәмамлаган елны абыем Зөфәр янына комбайнчы ярдәмчесе булып эшкә чыктым. Шуннан бирле техника арасында кайнаштым һәм хезмәт юлымны да шул юнәлешкә багышладым. Армиядән кайткач, 1985 елдан була инде, Пыжмара колхозында эшли башладым. Башта «Нива» комбайнында хезмәт куйдым, аннан соң башка техникаларда да эшләргә насыйп булды. Бүгенге көндә «Полесье 812» комбайнында һәм «МТЗ-1221» тракторында эшлим. Кар беткәннән басуга чыгып китәбез, күлти, тырма, чәчү... аннан соң силос ташу. Хәзерге техникалар эшләр өчен бик уңайлы, алай да үткәннәр сагындыра, элек кеше күп иде, эшләргә үк күңелле иде, – дип хезмәт юлына тукталды Фәрит абый. Заманча техниканың уңай ягы күп дисәк тә, ул берничә техника һәм кеше хезмәтен берләштерүгә сәләтле. Фәрит абыйның элек эшләүчеләр күп иде дигән сүзе дә бит шуны аңлата... әлеге уйларым белән чыгып барганда, Избил Сәмигуллин белән Хәбир Мөхәрләмовның тырышып нәрсәдер эретеп ябыштырган чакларына туры килдем. Хәбир абыйны безнең газета укучылары әйбәт белә. Алдынгы игенче, тырыш хезмәткәр, күпбалалы һәм үрнәк әти ул. Уллары үскән чорда әтисе кул астында чыныгу алып, техника серләренә төшенгәннәр. Хәбир абыйның тик торырга вакыты юк, чөнки аның кул астында дүрт техника – «МТЗ-82», «ДТ-75», «МТЗ-1221» һәм «Акрос» комбайны.

– Хәбирнең үз техникаларына эш булмаганда башка нинди генә техникага утыртсаң да эшли ул. Бервакытта да эшне аерып тормый. Избил абый Сәмигуллин да олуг хөрмәткә лаек кеше. Озак еллардан бирле эретеп ябыштыручы булып эшли. Бу эшнең төп тоткасы ул безнең, аңа алмаш юк, – дип мактап үтте үзләрен баш инженер.

– Хуҗалыгыбызда кайсы гына хезмәткәрне алып карасаң да үз эшләренең осталары алар. Араларыннан аерып әйтерлекләре дә юк. Иң сөендергәне аз булса да яшьләребез бар. Күрше Киров өлкәсеннән килеп эшләүче механизаторыбыз Илшат Локманов та шундыйлардан. Илшат «К-744» тракторында һәм «Е-302» маркалы печән ургычта эшли. Шоферлар арасыннан Айрат Гыймадиев, Альберт Зәкиев, Инсаф Җиһаншин да әле яшьләр. Шушы яшьләребез янына башкалар да кушылса һәм авылда яшәп тә калсалар, ничек яхшы булыр иде бит, – ди Ринат абый.

Дөрестән дә, эш яраткан кешегә авылда да менә дигән итеп яшәргә була. Һәм бүгенге көндә хуҗалыкта эшләүче шофер-механизаторлар да шуның ачык мисалы булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы