Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Болай да эшләп була (фото)

Барган җирдән буш кайтмасаң...

Нигезеннән сүтеп, ярты елда өр-яңа абзар төзегәннәр, терлек керткәннәр, яңа завод та корганнар , бер ел эчендә 20 миллион сумлык төзелеш тә алып барганнар, 10 миллион сумга якынлык яңа техника алганнар... - 2016 елда "Кызыл юл" хуҗалыгы ирешкән уңышларның кайберләре генә әле бу.

Районда шундый берничә хуҗалык бар: аларга аз гына бармый торсаң, әллә никадәр үзгәреш көтеп тора үзеңне. "Кызыл юл" да әнә шундыйлардан. Ниләр белән генә шаккатырмады инде ул безне һәм читтән килгәннәрне! Күз ачып йомганчы диярлек төзелгән каралтылар дисеңме, үзләре хәлвә дип йөртә торган экструдерлар ясапмы, бозаулар өчен компьютерга корылган "корма мама" комплексымы, сыерлардагы гинекологик чирләрне ачыклау өчен УЗИ аппараты алу дисеңме, Мәскәү күргәзмәләрендә ике ел рәттән уңышка ирешүме... Болар барысы да "барган җирдән буш кайтмый торган" рәиснең үткен күзе эләктереп алган, белгечләр белән киңәшләшеп, бергәләп үзләренә яраклаштырып, үзгәртеп тормышка ашырылган яңалыклар. Әйе-әйе, бу хуҗалыкта һәр белгеч үз эше фанаты, барган җирдән алар да "буш кайтмый". Үзе дә күп йөри, күп күрә торган җитәкче кул астында эшләүчеләр дә күптән инде шулай эшли, алар да күп йөри, өйрәнә, тәҗрибә уртаклаша. Ирешелгән уңышларны саклап калыйм дисәң, башкача мөмкин дә түгелдер шул.

"Көйсез" рапстан май да, акча да сыгалар
Үзләре гади генә рапс эшкәртү цехы дип йөртсә дә, 7 миллион сумга төшкән, бөтенесе автоматлаштырылган, компьютерга көйләнгән бу цех мини завод дип атала. Аны алу идеясе каян туды, дип сорыйм хуҗалык җитәкчесе Фердинат Хәйруллиннан.

- Үткән ел март аенда район башлыгы һәм ун хуҗалык җитәкчесе Киров өлкәсендәге бик данлыклы "Красная Знамя" хуҗалыгына танышырга баргач күрдем мин аны. Күптән ниндидер бер яңалык кирәк дип йөри идем. Кайткач, белгечләр белән киңәшләштек тә, тәвәккәлләргә булдык. Язгы чәчүдә үк рапс мәйданнарын өч тапкырга арттырдык. Дөрес, үткән ел рапска бик килешеп бетмәде, әмма күп урыннарда аны бөтенләй бозып атсалар да, без саклап калдык һәм елына күрә ярыйсы гына уңыш алдык. Алга таба инде технологиягә тагын да зуррак игътибар бирәчәкбез.

Март аенда әле күреп кенә кайткан яңалык дигәнең инде сентябрь азагында яңа уңыштан беренче продукциясен дә бирә. Дөрес, баштарак бу яңа эшкә - сигезәр сәгатьлек, өч сменалы эшкә керергә атлыгып торучы булмый. Әмма кешене эшләтә торган бик тә гади һәм үтемле чара бар бит - хезмәт хакын 24 мең сум итеп кую җитә... Әйбәт хезмәт хакы белән кышкы чорга 6 кешегә даими эш урыны әнә шулай барлыкка килә.

Эш урыны гына түгел, хуҗалыкка бик күп экономия дә китерә әле ул. Бер килограмм рапстан 6 сум 50 тиен файда кала. Беркемгә дә сер түгел, бүген сыерлардан рекордлы сөт алыйм дисңәң, элекке кебек печән-башак ашатып кына булмый, әллә никадәр өстәмәләр сатып алырга туры килә. Шул исәптән рапсның жмыхы (мае сыктырылганнан калган түбе) да сөтнең майлылыгына йогынты ясаучы төп өстәмәләрнең берсе булганга(өстәвенә әле ул терлек организмын бик тә кирәкле протеин белән баета диләр), хуҗалыклар аны килограммын 22шәр сумга кадәр сатып алырга мәҗбүр. Кызыл юллылар түпне үзләре өчен генә җитештермиләр, артыгын район хуҗалыкларына, күрше районнарга да саталар. Ә маен Чаллы бройлер фабрикасы алып китә.

Чимал әлегә җитә, үткән елгы запасыбыз да бар иде, районның кайбер хуҗалыклары үз рапслары белән дә килә, диләр. Бу елга инде бу цех үзен-үзе аклар, табышка эшли башлар дип көтәләр.

Яңа абзар, яңа планнар
- 1969 елда төзелгән бу абзар бик тузган иде инде, - дип сөйли хуҗалыкның баш зоотехнигы Гөлзифа Нәҗипова. - Июньдә сүттеләр дә, шунда ук төзелеш тә башланды. Заманча корылма булса да, бик тиз төзелде, декабрьдә инде беренче терлекләрне керттек. Безнең максат бирегә раздой сыерларын бергә туплау иде. Биредә алар бәйсез, ирекле, гел хәрәкәттә - болар бар да терлек өчен бик мөһим. Бу абзарны төзегәч, бер бозаулаган сыерларны аерым туплау, аерым тәрбияләү мөмкинчелеге барлыкка килде. Аерым торакта булгач, биредә аларның тоякларын карыйбыз, гинекологик чирләрдән дәвалыйбыз, аерым көчәйтелгән рацион белән ашатабыз. Болай эшләү терлекләрне күзәтү, вакытында каплату өчен мал табибларына, башка белгечләргә дә бик уңайлы. Иң күп сөт бирүчеләрен аерып алу да җиңеләя. Ел саен көтүнең 30 проценты яшь терлекләр белән яңартыла баруын истә генә тотсаң да, мондый бүленешнең кирәклеге, мөһимлеге аңлашыла. Өстәвенә без бит алга таба Чутайда зур терлекчелек комплексы булдыру хыялы белән яшибез, этаплап бу эшкә хәзерләнәбез. Ни дисәң дә, ул модага иярү генә түгел, заман ихтыяҗына әйләнә бара.

Раздой сыерлары белән эшләдемме-эшләдем дип кенә эшләргә ярамый, бернинди нәтиҗәсе дә булмаячак дип саный Гөлзифа ханым. Үз тәҗрибәсендә ышанган ул моңа. 2013 елдан бирле раздой группалары белән тиешенчә эшләгәнгә генә сөтчелектә уңышларыбыз бар, ди. Өч саву дигәнең дә теләп-яратып эшләгәндә генә көтелгән нәтиҗәне бирә дип шаккатыра. Өч савуга күчкәнче, Чутайда бер сыердан 11,6 килограмм сөт саусалар, дүрт елда бу күрсәткеч 18,1 килограммга җиткән. Ә теләп эшләсеннәр өчен тагын бик тә нәтиҗәле бер чара бар - төш вакытында сауган өчен сыер савучыларга икеләтә түлиләр. Билгеле, сөенә-сөенә эшли терлекче. Әле бит балл системасы буенча булган өстәмәләр дә бар. Кешене эшләтәм дисәң, шартлар тудыр һәм түлә диючеләр хаклыгына тагын бер дәлил бу кадәресе.

Бүген Чутай фермасы көндәлек 9 тонна, ә нөнәгәрлеләр 2,3 тонна сөт сата. Бу үткән елның шул чорыннан бераз кимрәк, әмма февральдә бозаулыйсы таналарыбыз күп, бу аерма озакламый бетәчәк диләр. Үткән ел хуҗалык 46 120 центнер сөт җитештергән, бу алдагы елдан 5989 центнерга күбрәк, һәр сыер алдагы елга караганда 315 килограмм сөтне артыграк биргән дигән сүз.
Ит җитештерүдә дә үсешләре, алга китешләре зур. 2015 ел белән чагыштырганда 31,5 тонна итне артык җитештерү өчен уртача тәүлеклек артымны 844 граммга җиткерергә, ә моның өчен терлекчедән җитәкче, белгечкә кадәр бар кеше үз эшен нечкәләп, яратып эшләргә кирәк. Шунысын да әйтергә кирәк, ярдәмгә галимнәрне, өстәмәләр җитештерүче белгечләрне дә тартырга, азыкларның сыйфатын Рәсәйдәге иң данлыклы лабораторияләрдә тикшертү ише "вак-төяк"ләрдән дә курыкмаска кирәк шул.

- Безгә бит күп сөт алуны гына түгел, сәламәт, көчле бозау алу, нәселдәнлек турында да онытырга ярамый. Терлекчелек ул шундый тармак, монда нәрсәдер нәтиҗәле, файдалы икәнен белү өчен, аны бетерергә кирәк. Ә бер чылбыр өзелсә, аны кабат ялгарга бик күп вакыт кирәк. Шуңа күрә бөтенесен комплекслы итеп алып бармасаң, уңыш турында уйлап та булмый, - ди Гөлзифа ханым.

"Безнең хезмәт юкка чыкмады"...
Билгеле, терлекчелекнең тагын бер нигезе, төп нигезе - игенчелек. Үткән ел "Кызыл юл"лылар районда бөртеклеләрнең тулай җыемы буенча лидерлар сафында булса, үсешне күрсәтүче төп күрсәткеч,1994 елгы бәяләр белән чагыштырганда үсешкә ирешкән, плюскә чыккан бердәнбер хуҗалык та.

16 елдан артык хуҗалыкта баш агроном булып эшләүче Рәис абый Сафиуллин белән сүзне әнә шул күрсәткечләргә китергән сәбәпләрдән башладык.

-Иң элек пар җирләре белән эшләү нәтиҗәсе бу , - диде ул. - Аннан соң көзге культураларга өстенлек биргән идек. 800 гектарда чәчелгән көзге бодай һәм арыш шулкадәр әйбәт кышлады, бозмадык та диярлек. Бодайның "Льговская-4", "Скипетр", арышның "Радонь", "Память Кунанбаева» сортлары уңышны бик әйбәт бирде. Яз көне җир дымлы, юеш вакытта ук "Туман" агрегаты белән ашлап өлгерү дә үз эшен эшләде дип саныйм. Башка технологияне да вакытында үтәп барлык. Шуңадыр, корылыкны җиңелрәк кичерделәр. Гомумән, без үткән ел сабанны да иртә башлап, бик кыска вакытта тәмамлаган идек. "Амазонка" ны озынайтылган ике сменада, көне-төне эшләттек. Аның да тәэсире булды. Билгеле инде, уңышны вакытында яуган бер-ике яңгыр коткарды, безнең хезмәт юкка чыкмады.

"Кызыл юл"лылар терлек азыгын да, елдагыча, мул һәм сыйфатлы итеп әзерләгән. Кукуруз мәйданнарын арттырганнар, яртысында кукурузны орлык өчен үстергәннәр. 510 тонна орлыкны сыттырып, җиңсәләргә тутырганнар. "Кукурузны җылы культура дип иң соңыннан чәчә идек, хәзер инде аны да туфрак җитешүгә чәчәргә тырышабыз, - ди Рәис абый. - Орлыкка үстерү белән массага үстерелгәнен ашлауда, технологтиядә аермалар шактый, икесенә ике төрле тәрбия кирәк".

Хуҗалыкта люцерна мәйданнары да күп. Аңардан сенажны иртә салабыз, масса азрак чыкса да, сыйфаты белән алдыра диләр. Күпьеллык үләннәрне дә дүрт елдан дүрт елга алыштыру кирәк дип тапканнар. Борчакның да терлек азыгына кулай мыеклы сортына күчкәннәр. Эше-мәшәкате дип куркып тормастан, азык чөгендереннән дә баш тартмаганнар. Анысының үткән ел урынын үзгәрткән идек, уңышы чигенкерәк чыкты, әмма сакланышы бик әйбәт дип сөенәләр.

Билгеле инде, Рәис абыйдан, бер чорда районда данлыклы булып, соңгы елларда "күләгә"гәрәк чигенгән, әмма "Кызыл юл"да үткән ел мәйданы өч тапкырга арттырылган рапс турында аерым сорамый кала алмадым.

-Ул бик нәзберек, салкын һава культурасы санала. Корт, бөҗәкләр бик ярата үзен. Аз гына уяулыкны югалтсаң, сырып алалар. Корткычларга каршы гына да өч тапкыр, чуп үләннәргә каршы бер тапкыр эшкәрттек. Гектарыннан 10-12 центнер уңыш кына алсаң да, үзен аклый торган культура ул. Быел без 20 центнер бурычы куйдык...

Үз алларына әнә шундый югары бурычлар куйганга, планканы гел югары күтәргәндә генә, мөгаен, шушындый уңышларга ирешеп, ирешелгәннәрне саклап буладыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250