Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Болай эшләп алга барып булмый

Районда терлекчелек буенча алты айлык эшчәнлеккә нәтиҗә ясарга, шул исәптән Тукай исемендәге җәмгыять эшчәнлеге белән танышырга килгән район хуҗалык җитәкчеләре иң беренче эш итеп, машиналарында күптән инде киелмәгән резина итекләрен барларга керештеләр.

Сәбәбе гади, алар танышырга килгән хуҗалыкның фермаларында моннан егерме ел элек кебек, «бутый» кимичә йөреп булмавы. Бу танышуның беренче минутларыннан башланган хуҗалыктагы җавапсызлык күренешләре киңәшмәнең ахырына бары арта гына барды. Ел дәвамында игътибар һәм югары оешканлык таләп итүче терлекчелек тармагы әлеге хуҗалыкта шактый аксый. Аксау гына түгел, төп күрсәткечләр елның-елында бары начарлана гына.

Бүгенге көндә Тукай исемендәге хуҗалыкта 1254 баш мөгезле эре терлек бар. 618 савым сыерыннан 6 айга 1240 тонна сөт савылган. Сөт сатудан 39 миллион сумнан артык акча кергән. Бу тармакның рентабельлелеге бары 15 процент. Күп хуҗалыкларда сөт җитештерүнең бу күрсәткече 2-3 тапкыр югарырак икәнен искә алсак, күпме миллион сум акчаларның җилгә очканын чамаларга була. Ит сатудан хуҗалык кассасына 17 миллион 400 мең сум акча кергән, рентабельлелек минус 27 процент. 6 айда барлык керем 58 миллион сумга якын булган. Хәзерге вакытта хуҗалыкның бурычлары гына да 55 миллион сумнан артык һәм ул көн саен артып бара. Гомумән, бүгенге көндә җитәрлек дәрәҗәдә терлек азыгы туплау, хуҗалыкның техникасының урып-җыюга әзерлеге дә иң соңгы баскычта. Район хуҗалыклары күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабуны тәмамлап, берьеллыкларны җыйнау эшенә керешеп киткәндә, техника әзерлеге белән дә соңарып, Тукай исемендәге хуҗалык терлек азыгы әзерләү эшенә соңга калып кереште. Югыйсә, җәйге чорда вакытында әзерләнгән сыйфатлы терлек азыгы ел дәвамында мул сөт савуның, димәк, төп керем чыганагын тәэмин итүе һәркемгә билгеле. Әмма, кызганыч, бу хуҗалык җитәкчелеге моны аңларга теләми. Аңлау гына түгел, бу аяныч хәлне төзәтү буенча максатчан эш алып барылмый. Киңәшмә узган көнгә әле печән  әзерләнүгә керешмәгәннәр иде. Башка җирлекләрдә шәхси хуҗалыкларга печән күптән кайтарыла башлаган булса, Тукай исемендәге хуҗалык тарафыннан аларга печән кайтарылу турында әлегә уйламыйлар да.

Киңәшмәнең икенче өлеше Югары Субаш мәдәният йортында узды һәм анда районда терлекчелек өлкәсендәге 6 айлык нәтиҗәләр барланды.

Районда 2021 елның шушы чоры белән чагыштырганда сөт җитештерү — 11, бер сыерга сөт саву — 8, савым сыерлары саны — 4, мөгезле эре терлек баш саны — 1, мөгезле эре терлек ите җитештерү 2 процентка артты.  Әмма кайбер күрсәткечләр буенча чигенеш бар — атларның баш саны — 3, колын алу — 4 процентка, сыерлардан бозау алу 2 процентка ким булды. Тулаем ит җитештерү дә узган елга караганда 5 процентка аз булуына юл куелды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы