Болай эшләп алга барып булмый (дәвамы)
Тукай исемендәге җәмгыятьтә булган кимчелекләрне бер җирдә дә кабатламаска кирәк!
Районда терлекләрнең баш санын арттыру буенча эш нәтиҗәле бара. Агымдагы елның 1 июленә район хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләрнең баш саны 41286 булып, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 530 башка артык. «Кызыл юл» — 192, «Дуслык» — 164, «Маяк» хуҗалыгы 122 башка арттыра алдылар.
Шул ук вакытта мөгезле эре терлекләрнең баш саны кимүгә юл куйган хуҗалыклар да бар. Сәбәпләре булса да, терлекләрнең баш санын нигезсез киметүгә юл куелырга тиеш түгел. «Сорнай» хуҗалыгында терлек сату узган елга караганда 164 башка күбрәк булган. Тимирязев исемендәге, «Игенче» хуҗалыгы узган ел читтән терлек сатып алганнар иде, быел юк, шул сәбәпле баш саны аларда узган елдан ким күренә. «Смәел», «Кама», Тукай исемендәге, «Арбор» һәм «Борнак»та бозау алуда җитешсезлекләр булды. Гомумән алганда, район буенча бозау алу мәсьәләсенә игътибарны арттыру сорала: бозаулар алу узган елга караганда 149 башка кимрәк булды. «Татарстан» хуҗалыгы — 213 баш, «Кызыл юл» — 124 баш, «Смәел» — 70 баш, «Якты юл» 50 баш бозауны алып бетермәделәр. «Дуслык», «Маяк», «Яңа тормыш», «Кама», Тукай исемендәге, «Арбор», «Борнак», «Алга» хуҗалыкларының терлекчелек өчен җаваплы белгечләренә уйланырга урын бар.
Район күмәк хуҗалыклары ярты ел эчендә 56258 тонна сөт савып алдылар, бу узган ел белән чагыштырганда 11 процентка артык, ягъни 5792 тоннага күбрәк булды. Тукай исемендәге хуҗалыктан кала, калганнар барысы да үсештә. Район буенча бер сыерга тәүлеккә уртача 20,2 килограмм сөт савып алынды, алдагы елның шул чоры белән чагыштырганда бу 1,6 килограммга артык. «Кызыл юл», «Татарстан» хуҗалыклары һәр сыердан — 26,5, «Сосна» — 24,1, «Яңа тормыш» — 22,7, Тимирязев исемедәге хуҗалык —22,4, «Игенче» —21,8, «Борнак» хуҗалыгы 20,8 килограмм сөт савып алуга ирештеләр. Калган 13 хуҗалыкта да уртача район күрсәткече кадәр сөт савып алынса, уңышларның нинди зур буласын күз алларга була. Киңәшмәгә йомгак ясап, район башлыгы Рамил Нотфуллин терлекчелек ул безнең алга баруыбызны билгели, дип ассызыклап, җитәкчеләргә һәм белгечләргә бу юнәлешнең торышы көн-дәлек игътибар үзәгендә торырга тиешлеген һәм бу җирлектә булган кимчелекләрне бер җирдә дә кабатламаска кирәк, дип басым ясап әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев